4 проект Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеше территорияләрендә гамәлгә ашыру өчен хупланды

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

«АСИҮТ – төбәк һәм бөтен ил икътисадын ныгыту буенча, бигрәк тә бүгенге катлаулы шартларда аерылгысыз корал. Салым ташламалары, географик урнашу һәм территориянең үсеш алган инфраструктурасы нәтиҗәсендә инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен отышлы булып тора. "Безнең өчен бик мөһим: бүген без социаль әһәмиятле проектларны эшләтеп җибәрәбез, алар, беренче чиратта, коронавирус таралуына каршы торырга һәм ерак районнарда халыкка медицина диагностик хезмәтләре күрсәтергә ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Түбән Кама территориясендә гамәлгә ашыру өчен бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен җитештерү проектын «Айрон Индастри Компани» ҖЧҖ проекты җитәкчесе (проектның инициаторы) Азар Измайлов тәкъдим итте. Проект егәрлегенә 2020 елның 3 кварталында чыгу күздә тотыла. Битлекләр җитештерү Татарстан ихтыяҗларын каплаячак, шуннан соң компания башка базарларга да чыгарга планлаштыра.

3D коймаларның панель секцияләрен җитештерү проектын «Восток Волга Сталь» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Трошин тәкъдим итте. Җитештерү урыны итеп «Түбән Кама» сәнәгать паркы сайланды. Проектның Татарстан базарында конкурентлары юк, шул ук вакытта төзелеш объектларында, спорт объектларында, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында продукциягә ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтелде.

Аннары «Мәскәү челтәрләре өчен анкер пластиналары һәм беркетмәләре җитештерүне оештыру» проекты буенча «Яшел Үзән» территориясендә эшчәнлекне тормышка ашыру турында килешү төзү өчен гариза каралды. Проектны «Гринпласт» ҖЧҖ директоры Антон Трубачев тәкъдим итте. Проект егәрлегенә 2021 елда, җитештерүне эшләтеп җибәрү 2020 елның 3 кварталында планлаштырылган.

«Таттелеком» ҖЧҖнән «Чистай» АСИҮТта эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешү төзү өчен гариза соңгы булды. Проектның җитәкчесе – «Вектор» радиокомпаниясе АҖ генераль директоры Виктор Классен ясалма медицина интеллекты булган мобиль телемедицина флюорография комплексларын җитештерүне оештыру турында җентекләп сөйләде. Әлеге комплекс «КАМАЗ» автомобиле базасындагы күп секцияле кузовтан гыйбарәт булачак. Проектны 4 этапта гамәлгә ашыру планлаштырыла, проект егәрлегенә ирешү 2026 елда планлаштырылган. 75 югары технологияле эш урыны булдырылачак. Болар барысы да ерак торак пунктларда халыкка медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Утырышта ТР ИҮА башлыгы комиссия әгъзалары алдында берничә тәкъдим белән чыгыш ясады. Беренче чиратта, Талия Миңнуллина Татарстан җитештерүчеләренә, шул исәптән АСИҮТ резидентларына ярдәм итүнең төбәк инструментын булдырырга һәм, һичшиксез, тәэминатчыларны сайлаганда, локаль җитештерүчеләрнең өстенлекле механизмын уйларга тәкъдим итә, шул ук вакытта монополиягә каршы законнарны, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль законны һ. б. саклап.

«Шулай итеп, без берьюлы ике куянны үтерәчәкбез: сату белән җирле җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез – резидентларга тотрыклылык бирәчәкбез һәм Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачакбыз, чөнки продукцияне реализацияләүгә ышаныч – инвесторларны җәлеп итүдә төп аргументларның берсе», – дип билгеләп үтте ул.

Моның белән комиссиянең барлык әгъзалары да килеште.

Моннан тыш, Талия Миңнуллина Премьер-министрга АСИҮТ җитештерүләрен булдыру һәм эшләтүнең агымдагы статусы турында киңәшмә оештырырга тәкъдим итте.

«Барыбызга да, агымдагы эшләр торышы турында күзаллау булдыру һәм эшкә үз вакытында керешү өчен, элегрәк резидент статусын алган компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисапны күрү файдалы булыр иде. Өстәвенә, хәзерге икътисади яктан катлаулы вакытта», – дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

Алексей Песошин бу инициативаны да хуплады һәм башкаручыларга тиешле йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International