Рөстәм Миңнеханов: «Без эшкуарларның яхшы эшләвендә бик кызыксынабыз»

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген яхшыртабыз һәм республика Инвесторлар клубы кысаларында Татарстан территориясендә проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Онлайн режимда узган утырышта инвесторлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка коронавирус белән бәйле кыенлыклар һәм аларны хәл итү, шулай ук инвестицион мохитне үстерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Инвесторлар клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы киңәшмә органы булып тора.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнашында үтте.

Беренче чиратта, Рөстәм Миңнеханов Татарстанга ышанган һәм биредә үз производстволарын урнаштырган, эш урыннары булдырган барлык инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан бүген – илнең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән субъектларының берсе.

«Татарстан икътисадының нигезе – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, әмма бездә шулай ук нефть химиясе, авиа - һәм автомобиль төзелеше, оптика, двигательләр, электроника, фармпродукция җитештерү үсеш алган. ИТ-өлкәгә, нано - һәм биотехнологияләргә, робот техникасына зур игътибар бирәбез. Без илдә беренчеләрдән булып индустриаль парклар төзи башладык. Моннан тыш, хәзер республиканың һәр районында диярлек муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары булдырылган. Аларның саны 100гә җитте. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 нче урында, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатның милли рейтингында 2 нче урында тора», – дип ассызыклады Президент.

Утырышның модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

«Мин безнең инвесторларга, бигрәк тә хәйрия проектларында һәм кризиска каршы программаларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерәм. Татарстанда Социаль җаваплы бизнес үсеше куандыра», - дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

Инвесторлар клубы әгъзалары Татарстан территориясендә бизнесны алга таба үстерүгә, җитештерү мөмкинлекләрен үстерүгә карата үз тәкъдимнәрен белдерделәр. Шулай итеп, «Кастамону Интегрейтед Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч, «Хайер Индастри РУС» ҖЧҖ генераль директоры Сунь Гуйвей, «Камасталь» генераль директоры Алевтина Кузьмина, «Мега» идарәчесе Лиана Сираҗетдинова, «Кикерт Рус» ҖЧҖ генераль директоры Александр Консон, «Терра Парк» ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Гатин, «UBC Group» сәүдә-сәнәгать холдингының беренче вице-президенты Игорь Бурдыленко һ. б. үз сорауларын һәм тәкъдимнәрен белдерделәр.

Аерым алганда, инфраструктура характерындагы һәм республиканың сәнәгать мәйданнарын киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар: Түбән Камада эре панельле йорт төзелеше заводы базасында 100 000 кв. м мәйданлы индустриаль парк булдыру. Шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркының икенче чиратын эшләтеп җибәрү мәсьәләсе дә каралды.

Рөстәм Миңнеханов күтәрелгән барлык темаларны да эшләргә кушты.

ТР ИҮА башлыгы Президентка һәр инвесторның сорауларын караган өчен рәхмәт белдерде.

«Беренчедән, бу – безнең эш. Икенчедән, бездә күп кенә әйберләр килеп чыкмый, әмма республика хакимияте органнары һәм муниципаль органнар аша без безнең эшмәкәрләребез белән бик кызыксынабыз. Әйе, безгә федераль дәрәҗәдә төзергә һәм хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр дә бар, без дә кушылачакбыз, әмма сез үз вакытында мәгълүмат алырга тиешлегебезне аңларга тиеш. Сезнең барлык үтенечләрегез буенча без мөрәҗәгатьләр әзерлибез, ә безнең вәкаләтләребезгә кагылышлы мәсьәләләр һәм министрларыбызга биргән йөкләмәләр буенча без беркетмә әзерләячәкбез һәм бу килешүләр кысаларында катгый эшләячәкбез. Беренчедән, сез үзегезне, якыннарыгызның сәламәт булуын телим. Хәл яхшырыр дип өметләнәбез, әмма безгә бүген булган барлык мөмкинлекләребезне дә нормальләштерергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International