COVID-19 фонында илләрнең икътисади үсеше турында Талия Миңнуллина Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән сөйләшәчәк

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

8 июньдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы ИХО илләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән «Covid-19 коронавирус йогышының ИХО илләре икътисадына йогынтысы» темасына онлайн-интервью сериясен башлап җибәрә.

«Бөтендөнья һәм Россия икътисады өчен коронавирус эпидемиясе нәтиҗәләре, һичшиксез, ачык. Барлык эре илләр инде килеп туган кыенлыкларга каршы көрәш стратегиясен билгеләделәр. Хәзер, беркайчан да булганча, бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга кирәк. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» саммиты – ул ел саен өч интенсив эш көне генә түгел, ә Россия регионнарының ислам дөньясы илләре белән ел әйләнәсендә хезмәттәшлек итү мәйданы да. Бүген «инфодемия» фонында мәгълүматны куллану стиле үзгәрә – таратыла торган мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итү зарурлыгы берничә тапкыр арта. Без узган елгы саммитта катнашучыларга һәм дусларга беренче телдән мәгълүмат алырга тәкъдим итәбез. Хөрмәтле илчеләргә катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм икътисади хәлне тотрыкландыруда һәм ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлекне ныгытуда кызыксынган барлык затларны трансляциягә кушылырга чакырабыз», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Беренче вебизодны Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди әфәнде ачачак. Быел Россия һәм Индонезия дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тулуны билгеләп үтә. Истәлекле дата – үткән юлга йомгак ясау гына түгел, киләчәккә планнар билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Вебинар кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисадый үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башкалар турында фикер алышачак.

Чарада катнашу бушлай, трансляция Татарстанның инвестицион порталында инглиз телендә узачак invest.tatarstan.ru

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International