Татарстанда беренче укылышта «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты кабул ителде.
Закон проектында «инвестицион меморандум», «өстенлекле инвестицион проект», «бер тәрәзә» принцибы» кебек төшенчәләр кертелә, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына конкрет вәкаләтләрне беркетү күздә тотыла.
Закон проектында өстенлекле инвестицион проектлар исемлеге күрсәтелгән, аны вәкаләтле орган – ТР Инвестицион үсеш агентлыгы алып барачак.
Документ белән инвестицион эшчәнлекне финанслау чыганаклары киңәйтелде, аерым алганда, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына финанслауны күздә тоткан нигезләмәләр тулыландырылды.
Закон проекты белән инвестицион эшчәнлекне җайга салуның яңа формасы да кертелә – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән Татарстан территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру чыгымнарының бер өлешен финанслашуга субсидияләр бирү.
Капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләрне гамәлгә ашырганда дәүләт ярдәме чараларын беркетүче статья һәм Татарстан Республикасы Инвестиция советы эшчәнлеген билгели торган статья кертелә.
Закон проектында чит ил инвесторларының инвестиция эшчәнлеген җайга салуны тәэмин итә торган нигезләмәләрне чагылдыруга бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында» 19.07.1994 елгы Татарстан Республикасы Законын бетерү планлаштырыла.
«Эшкуарлык даирәләрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм, гомумән алганда, безнең хөкүмәт чит ил инвесторларына күбрәк ярдәм итә һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән компанияләргә инвестиция проектларын тормышка ашыруда ярдәм итә дигән иллюзия бар. Әлеге иллюзия шул исәптән безнең һөнәри эшчәнлегебез белән дә үстерелә, чөнки без Россия Федерациясенең бердәм норматив хокукый кырында эшлибез һәм халыкара инвесторларның локаль өстенлекләргә ия булуын әйтә алмыйбыз. Барлык кагыйдәләр дә бердәм. Бу закон проектын беренче укылышта кабул итү, бигрәк тә чит ил инвестицияләре турындагы законны бетерү безнең өчен барлык инвесторларның да яхшы һәм тигез булуы, без аларга бер үк омтылыш белән ярдәм итәбез дигән тезисны ассызыклый.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан РФ Федераль Җыелышының Федерация Советына төп капиталга инвестицияләр күләмен арттыру, нәкъ менә бюджеттан тыш чыганаклардан, шулай ук икътисади ситуацияне исәпкә алып, инвестицион Агентлыкның җаваплылык зонасын көчәйтү генә түгел, вәкаләтләрне киңәйтү, инвестицион эшчәнлекне үстерүгә ярдәм итәчәк яңа инструментлар белән тәэмин итү дә зарур, чөнки хәзер үк аңлашыла, быел кертелә торган инвестицияләр күләме узган еллар фонында мондый масштабта булмаячак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.