Инвестпроектларны тормышка ашыруның яңа мөмкинлекләре һәм механизмнары

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия туры инвестицияләр фонды инвестицион проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм механизмнары турында уртаклаштылар.

Аерым алганда, сүз проектларны бәяләү методикалары һәм критерийлары, халыкара инвесторлар ягыннан проектларга карата таләпләр, РФПИ һәм Фондның әйдәп баручы стратегик партнерлары белән бергә дәүләт-хосусый партнерлыкның инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында барды.

Семинар барышында шулай ук Invest in Russia Инвестицион порталының Россия регионнарының инвестицион потенциалы турында мәгълүмат туплаучы яңа мөмкинлекләре тәкъдим ителде.

«Чара кысаларында регионның чәчәк атуы өчен мөһим темалар күтәрелде. Татарстанда чит ил инвестицияләрен җәлеп итү күрсәткече өчен нәкъ менә инвестицион үсеш агентлыгы җавап бирә. Ә территорияләр брендингы – инвестицион эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше, һәм бүгенге шартларда без инвесторлар белән эшне цифрлаштыруга максималь рәвештә күчәбез. Россия туры инвестицияләр фонды – безнең күптәнге партнерыбыз. Безнең уртак максатыбыз – туры чит ил инвестицияләре, кадрлар һәм технологияләр җәлеп итү. Һәм бүген моның өчен яңа юллар билгеләнде: эш Татарстан Республикасының инвестицион проектлары буенча аерым сессиядә дә дәвам итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International