Халыкара лингвистлар конгрессы Казанда 2023 елда узачак

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Конвеншн-бюросы тарафыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә уздырылган заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча КФУ һәм РФА тел белеме институты тарафыннан 2023 елда Казанда узачак халыкара лингвистлар конгрессын үткәрү хокукын алды.

«Мин заявка бирүебезгә һәм отуыбызга шат, үткәрү хокукы өчен берничә Европа шәһәрләрен узып киттек. Халыкара лингвистлар конгрессы 2023 елның җәендә Казанда узачак. Конгресс 1957 елдан башлап һәр 5 ел саен уздырыла. Анда бөтен дөньядан 1000ләп белгеч катнаша. Чараны даими халыкара лингвистлар Советы (CIPL) оештыра», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Казан лингвистика мәктәбе дөньякүләм тел гыйлеменең иң танылган фәнни мәктәпләренең берсе булып тора һәм үз тарихын XIX гасырның 70 нче елларыннан алып бара. Ул XX гасырның тел гыйлеменең йөзен билгели, күп кенә фәнни проблемаларга һәм тел гыйлеменең фәнни тармакларына нигез сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International