«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитының еллык эшлекле онлайн программасын тормышка ашыру кысаларында 8 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Covid-19 коронавирус инфекциясенең ИХО (G-to-B) илләре икътисадына йогынтысы» темасына Россиядә ислам дөньясы илләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән онлайн-интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Россия һәм Индонезия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тулу уңаеннан беренче интервью Индонезия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди әфәнде белән узды (сылтама буенча карарга була).
Киләсе онлайн-интервью 10 июльдә 11:00 сәгатьтә Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак Бен Салем әфәнде белән булачак. Чара бизнес вәкилләре катнашында узачак.
«Соңгы берничә елда Россия Федерациясе һәм Тунис Республикасының эшлекле мөнәсәбәтләре тиз темплар белән үсә. Соңгы 5 елда Мәскәүдә һәм Туниста Тунис чит ил эшләре министры Хмаис Жинауи һәм Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашында өч сәяси консультация үткәрелде. Татарстан Тунис белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. Россия Илчелеге белән берлектә Туниста регионның күргәзмә-презентациясе оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Туниста булды, Тунис Премьер-министры Юсеф Шаһед һәм Тунис сәүдә министры Омар Бехи белән бергә сәүдә-икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, бизнес-форум уздырылды, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Тунис Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Безнең нефть эшкәртү, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, IT, ислам финанслары һәм хәләл индустриясе өлкәләрендә Татарстан-Тунис хезмәттәшлеген көчәйтү өчен потенциалыбыз бик зур», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Вебинар кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисадый үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башкалар турында фикер алышачак.
Чарада катнашу бушлай.
Трансляциягә сылтама: invest.tatarstan.ru
Трансляция теле: инглиз теле.
Фото: rs.gov.ru