Германия компанияләренең Татарстан Республикасына онлайн бизнес-миссиясе

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстанда немец компанияләренең беренче онлайн бизнес-миссиясе Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы белән берлектә узды, ул Россиядә дә, Германиядә дә алман компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә бәйле рәвештә Россия компанияләренә ярдәм күрсәтә. Чараның эшлекле программасы кысаларында «Россия һәм Германиянең химия һәм нефть химиясе тармакларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре» дигән онлайн-конференция, регионның икътисадый һәм инвестицион үзенчәлекләрен өйрәнү һәм Татарстан предприятиеләре белән сөйләшүләр узды.

«Германия – Татарстан Республикасының стратегик мөһим партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча бездә тышкы сәүдә әйләнеше 1,5 млрд. доллар тәшкил итте, шуның 800 млн. доллары – Татарстаннан Германиягә экспорт, 700 млн. долларга якын Татарстаннан ягулык, минераллар, нефть һәм аларны куу продуктлары экспортлана. Германиядән безгә җир өсте транспорты чаралары, җиһазлар һәм механик җайланмалар китерелә. Татарстанда Siemens, Bosch, Daimler, Saria, VOITH, METRO, ZASS, Bau Lux, EPC һәм башка эре немец компанияләре уңышлы эшли. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвесторлар һәм республиканың барлык партнерлары арасында бәйләүче звено булып тора: без «бер тәрәзә» принцибы буенча эшлибез, инвесторларга Татарстанда проектларны максималь рәвештә уңайлы һәм отышлы тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру буенча күп көч куябыз. Бүген коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган шартларда без үз эшебездә цифрлаштыруга максималь рәвештә күчәбез, шуңа бәйле рәвештә немец компанияләренең Татарстанда беренче онлайн бизнес-миссиясен үткәрүебезгә бик шатбыз. Ышанам ки, ул эшлекле элемтәләрне ныгытуга һәм Татарстан-немец бизнес-бергәлеген киңәйтүгә ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

ТР ИҮА башлыгының беренче урынбасары Инсаф Галиев бизнес-миссиядә катнашучыларга регионның инвестицион потенциалын, инвестицион инфраструктурасын – әзер коммуникацияләр, идарә компанияләре һәм салым ташламалары булган мәйданчыкларны тәкъдим итте, нефть эшкәртүнең югары өлешен һәм якындагы берничә елда яңа нефть эшкәртү комплексын кертү планнарын билгеләде. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буларак нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә технологик инновацияләр дә каралды.

«Бу юнәлешкә без нәкъ менә Европа партнерларын чакырабыз. Машина төзелеше турында сөйләсәк, 4 флагманны билгеләп үтәсе килә, алар арасында КАМАЗ йөк автомобильләре җитештерүче, Казан вертолет заводы, эре суднолар төзү компаниясе – А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, С.П. Горбунов исемендәге, авиация заводы – «Туполев» ҖАҖ филиалы, анда танылган «ТУ» вертолетларын ясыйлар. Минем фикеремчә, бу өлкәләр, Германиядә машина төзелеше үсешенең югары дәрәҗәсен исәпкә алып, немец компанияләре өчен зур кызыксыну уята», – дип ассызыклады Инсаф Мөшәрраф улы.

Россия-Германия ВТП командасы әгъзасы – «Немец икътисадының мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Ханнес Фарлок җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«2,5 ел элек без Германия икътисад һәм энергетика министрлыгы ярдәмендә шундый бизнес-миссия белән килдек һәм Татарстанның кайбер предприятиеләрендә булдык. Без беренче тулы кыйммәтле виртуаль бизнес-миссияне бергә тормышка ашыра алуыбызга бик шат. Бизнес-миссия – предприятиеләрдә булу, шәхси очрашулар, әмма, шуңа да карамастан, без бу форматка никадәр тиз күчүебезгә гаҗәпләндек, һәм ул яхшы кабул ителә», – диде ул.

Ханнес Фарлок шулай ук палата алдында торган актуаль мәсьәләләрне дә билгеләп үтте.

«Россия белән Германия арасында бизнес алмашу рәвешендә бизнес-элемтәләрнең дәвамлылыгы мөһим. Без моның өчен безнең палатада бик көрәшәбез. Якын арада Германия белән Россия арасында даими авиаэлемтәгә әйләнеп кайтырбыз дип өметләнәбез. Бу бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Үз чыгышында Ханнес Фарлок Германия машина төзүчеләре берлегенең импорт һәм экспорт буенча статистикасын искә төшерде, аның нигезендә, Америкадан соң, Россия – «немец машина төзүчеләре өчен иң мөһим, зур базар».

Бизнес-миссия әгъзалары белән танышу

Онлайн-чараның модераторы Россия-Германия тышкы сәүдә палатасының региональ мәсьәләләр буенча директоры Сергей Быков булды.

Бизнес-миссиядә катнашучылар белән танышу кысаларында аларның компанияләре эшчәнлеге тәкъдим ителде һәм хезмәттәшлекне үстерү векторлары билгеләнде.

Мәсәлән, AWAS International GmbH компаниясе су чистарту, сәнәгать һәм яңгыр сулары агымнары белән шөгыльләнә, сепарация-флотация-фильтрацион технологияләр җитештерә.

Sulzer Chemtech компаниясе нефть һәм газ эшкәртү, нефть химиясе һәм химия өчен массакүләм алмаштыру җиһазлары җитештерү һәм сату буенча специальләшә, Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итә: күп еллар «Таиф» һәм «Татнефть» компанияләре белән эшли.

Hach Russia/CIS (Hach Lange) компаниясе суның сыйфатын анализлау өчен җиһазлар һәм реагентлар җитештерү белән шөгыльләнә.

«Татарстанда тәкъдим ителгән барлык компанияләр – нефть химиясе, химия компанияләре белән диярлек – без инде тыгыз эшлибез, һәм шуны әйтә алам, безне анда яхшы беләләр. Хәзерге вакытта безнең фокус экология юнәлешенә юнәлтелгән», – дип билгеләп үтте Hach компаниясенең сатуларны үстерү буенча менеджеры Рөстәм Мотыйгуллин.

ZM Vakuum GmbH компаниясенең проектлар менеджеры Катарина Котерева әлеге чарада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Безнең компания Татарстанда күптәннән эшли. Безнең җайланмалар – вакуум җайланмалары һәм сыек-боҗралы насослар базасында компрессор җайланмалары. Казан университеты каршындагы башка немец компанияләре (татар-алман инжиниринг үзәге) белән бергә офисыбыз бар, шуңа күрә без элемтәдә, урында партнерлар бар, туры Германиядән эшлибез, бу бик уңайлы», – дип билгеләп үтте ул.

«ET-Сервис» ҖЧҖ директоры (Lutz Pumpen GmbH һәм Lutz-Jesco GmbH (химия насослары), VISCO JET Ruhrsysteme GmbH (сәнәгать капчыклары) заводларының рәсми дистрибьюторы Александр Ксенофонтов шулай ук үз компаниясенең эшчәнлеген тормышка ашыру юнәлешләре турында сөйләде һәм хезмәттәшлекне үстерүгә әзер булуын билгеләде.

«Без Россия базарында 2 юнәлеш тәкъдим итәбез: насос химия җиһазлары һәм сәнәгать катнаштыру җайланмалары. Татарстан предприятиеләре белән күптәннән төрле тармакларда эшлибез. Татарстан Республикасында офис җитәкчелеге Казанда урнашкан. Катнашу максаты – без якынрак булуыбызны, хезмәттәшлек итәргә әзер булуыбызны белдерү», – диде ул.

Чара Германиянең тышкы икътисади эшчәнлек агентлыгы Germany Trade Invest катнашында узды. Мәскәү бюросы җитәкчесе Геррит Шульце сөйләгәнчә, Германиянең икътисад һәм энергетика министрлыгы каршындагы оешма алман компанияләренә тышкы базарлар, шул исәптән Россия турында мәгълүмат бирүдә ярдәм итәргә тиеш.

Бизнес-миссия кысаларында шулай ук немец компанияләренең «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ белән, нефть, газ, химия комплексы эшчәнлегенең юнәлешләренең киң диапазонында координацион-эксперт үзәге ролен башкаручы, шулай ук Татарстан икътисадын үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия булган Россия нефть эшкәртү тармагының заманча предприятиесе – «ТАНЕКО» АҖ («Татнефть» ДК) белән сөйләшүләре узды.

Алып баручы алман сәнәгатьчеләре үзара хезмәттәшлекне ныгытуда ышаныч белдерделәр.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы хезмәттәшлекне махсус мәйданчыкларда да үстерергә тәкъдим итте, аерым алганда, 2-4 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, шулай ук 27 халыкара «Газ. Нефть. Химия» форумында (тулырак: oilexpo.expokazan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International