Татарстан Республикасы Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингында яңадан 2 нче урынны алды

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингында яңадан 2 нче урынны алды.

Рейтинг ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы эшлекле берләшмәләр белән берлектә әзерләнә. Агентлыкның Күзәтчелек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путинга нәтиҗәләрне СИА башлыгы Светлана Чупшева игълан итте.

«Сезнең инициатива буенча ел саен Федерация субъектларында инвестицион климатның милли рейтингы төзелә. Ул, чыннан да, эшмәкәрләрнең фикере нигезендә, бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча төбәкләрнең тырышлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Владимир Владимирович.

Рейтинг эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм экспертларның сораштырулары нигезендә исәпләнә, административ процедураларның тизлеге һәм җиңеллеге, милек хокукын теркәү һәм төзүгә рөхсәт алу кебек административ процедураларның тизлеге, инфраструктура һәм ресурсларның булуы һәм сыйфаты, бизнес институтларының эше һәм кече бизнеска ярдәм итү кебек юнәлешләрен үз эченә ала.

«Татарстанга ышанган инвесторларга рәхмәт белдерәбез! Бу – безнең уртак уңышыбыз!» – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International