Талия Миңнуллина һәм Рәис Миңнеханов эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән ачык диалогта Саба районының конкурентлык сәләтен арттыралар

2020 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Саба районының инвестицион конкурентлык сәләтен үстерү максатыннан районга эшлекле сәфәр кылды.

Биредә инвестицион инфраструктура берничә сәнәгать паркыннан гыйбарәт: Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә һәм ике урман хуҗалыгында. Инвестиция эшчәнлеге Россия регионнары белән дә, чит ил инвесторлары белән дә гамәлгә ашырыла: Кытай белән дә, мәсәлән, ярымфабрикатлар җитештерү, Словакия белән бер елга 6 млн йомыркага исәпләнгән күркә инкубаторы төзелеше тәмамлана, итальяннар бүген Шәмәрдән промкомбинаты белән кызыксына, ә Карелия белән гранит плитәләр һәм брусчатка җитештерү мәсьәләсе карала.

Беренче чиратта, район башлыгы Рәис Миңнеханов белән Талия Миңнуллина «Саба» индустриаль паркында булды. Бүгенге көндә паркның 35%-ы эшләүче предприятиеләр белән мәшгуль.

«Саба районы, һичшиксез, җәлеп итә. Биредә Яхшы сәнәгать потенциалы да, кадрлар да, чимал да бар. Шуңа да карамастан, федераль салым зоналары белән көрәшү, әлбәттә, җиңел түгел. Нәкъ менә шуңа күрә без килдек, район тагын да җәлеп итәрлек булсын өчен, конкурентлы өстенлекне ничек булдыра алуыбызны уйларга кирәк. Татарстан Хөкүмәте халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен күп көч куя, ким дигәндә 1-2 якорьлы халыкара инвесторның нәкъ менә бирегә килүе зарур», – дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

Делегация инвестицион проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышты, аның резидентларына нинди ярдәм кирәклеген ачыклады.

Тышкы сату базарларында «БИЭЙЧБИ СИСТЕМ» ҖЧҖ продукциясен сатуда ярдәм итү турында фикер алышынды. Җилләтү һәм кондиционерлау җиһазларын җитештерү буенча проект Казахстан Республикасы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әзерләү цехлары Шәмәрдән авылында урнашкан. Компания директоры билгеләп үткәнчә, Татарстан буенча компаниянең 80гә якын көндәше бар, Саба предприятиесенең төп конкурентлы өстенлеге – сыек продукция җитештерү.

Аннары делегация 10 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән азык үзәгенең һәм «Алмаз» җиһаз компаниясенең җитештерү цехларында булды, урман селекция-орлыкчылык үзәгенең һәм «Агач эшкәртү» шәхси сәнәгать паркының, дендрология бакчасының эшчәнлеге белән танышты, шул исәптән чәй җитештерү цехлары белән.

Яклар мәгълүмати хезмәттәшлек турында килештеләр: Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы агач эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшмәкәрлекне үстерүнең яңа юнәлешләре турында мәгълүмат бирәчәк.

Визит кысаларында шулай ук Саба районы инвесторлары белән очрашу да узды. Ачык диалогта эшлекле даирәләр вәкилләренең Татарстан эшкуарлык җәмәгатьчелеген үстерү буенча гамәлдәге ярдәм чаралары һәм тәкъдимнәре каралды.

Сораштыру күрсәткәнчә, барлык бизнесменнар да диярлек коронавирус пандемиясенең финанс нәтиҗәләрен йомшарту максатыннан Хөкүмәт тарафыннан бирелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланган.

Катнашучылар Рәис Миңнехановка һәм Талия Миңнуллинга эшкуарлык бергәлеген үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Бакча үзәге хуҗасы Галимуллин Алим аспирантларга кирәкле җиһазлар белән бизнес-мәйданчыкларда үсәргә, мәсәлән, Саба урман хуҗалыгы базасында бактерияләрне эшкәртүгә этәргеч бирәчәк кластер булдырырга тәкъдим итте.

«Безнең илгә күз алдында үсә торган шундый идеяле яшьләр кирәк. Минемчә, республикада булган ярдәм чаралары һәм эшкуарлык мохите нәкъ менә үз эшмәкәрләребезне «үстерүгә», аларның фикерләү масштабы артсын өчен эшләүгә юнәлдерелгән.

Агентлык коллегиясенең беренче йомгаклау утырышында Татарстанның нефть химиясенә, машина төзелешенә, авыл хуҗалыгына басым ясавын әйттем, ләкин без инвестицияләр фәнгә керсен өчен бик аз эшлибез. Бу елларда без Иннополиска Schneider Electric һәм Ericssonны китердек. Безгә мондый белгечләрне үзебезгә әзерләргә кирәк. Татарстан төзелеш министры белән мин күптән түгел КДАТУ базасында инновацион материаллар буенча киңәшмә уздырдым: подрядчылар һәм төзүчеләр студентлар белән эшләсен өчен, без хәтта берничә магистрлык темасына заказ бирдек», - дип җавап бирде Талия Миңнуллина.

Хакимият вәкилләренә кыйммәтле җиһазлар сатып алу зарурлыгы белән бәйле рәвештә «Мәрхәмәт» медицина үзәге җитәкчелеге дә мөрәҗәгать итте. Инвестицион үсеш агентлыгы дәүләт ярдәменең тиешле вариантларын әзерләячәк дигән карар кабул ителде.

«Дәүләт сезнең белән диалогка әзер һәм ачык. Безнең көчебездән килгәннең барысын да Татарстанда эшмәкәрлек эшчәнлеге үссен өчен эшлибез. Без сезнең белән элемтәдә калабыз, зинһар, мөрәҗәгать итегез. Сез үз һөнәрегез белән эшмәкәр булу һәм гел тонуста булуыгызны сайлавыгыз бик шәп дип саныйм. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, күп кенә халыкара танылган компанияләр кризис вакытында нигезләнгән иде. Берни дә курыкмагыз! Тиз арада кооперациягә керергә, яңа партнерлар табарга һәм тәвәккәлләргә кирәк. Хәзер җитди ыргылыш ясау өчен менә дигән мөмкинлек!» – котлау сүзендә Талия Илгиз кызы билгеләп үтте.

ТР ИҮА башлыгы очрашуда катнашучыларга һәм Рәис Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм аның бик актив башлык булуын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International