Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитының еллык эшлекле программасы кысаларында ИХО илләренең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән «Covid-19 коронавирус инфекциясенең ИХО (G-to-B) илләре икътисадына йогынтысы» темасына онлайн-интервьюлар сериясен дәвам итә.
10 июльдә Тунис Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак Бен Салем, Тунис Милли вәкиллегенең Мәскәүдәге вәкиле Нежи Гуидер, Россиядә Тунис холдингы башлыгы һәм бизнесмен Хассен Триги белән әңгәмә узды.
Талия Миңнуллина, беренче чиратта, кунакларга рәхмәт белдерде һәм илләр һәм төбәкләрнең эшлекле мөнәсәбәтләре үсешенең мөһимлеген ассызыклады.
«Бу безнең барыбыз өчен дә Россия белән Тунис арасында барган эшләр турында фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек. Татарстан, бик актив төбәк буларак, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда бик теләп катнаша һәм төбәкара хезмәттәшлеккә зур өлеш кертә. «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты икътисад үсеше өчен зур чара булып тора. Быел коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә без әлеге эшне үзгәртеп кордык һәм хәзер онлайн чараларда, дискуссияләрдә һәм актуаль проблемаларны ачыклау һәм тәҗрибә алмашу буенча аналитик эшкә тупладык. Киләсе офлайн саммит 2021 елның язында булачак, һәм без Тунис делегациясен эшлекле даирәләр вәкилләре белән анда актив катнашырга чакырабыз», — дип Талия Илгиз кызы сәламләү сүзендә билгеләде.
ТР ИҮА башлыгы Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында җентекләп сөйләде, Татарстанның хезмәттәшлек өчен ачык булуын, ә Татарстан инвесторларының социаль җаваплы булуын һәм татарстанлыларга безнең барыбыз өчен дә шундый катлаулы вакытта ярдәм итүен ассызыклады.
Әңгәмә кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисадый үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр, икътисади өлкәләрне диджитализацияләү һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Илче, үз чиратында, Агентлыкка вебинар оештырганнары һәм дискуссиядә катнашырга чакыру өчен рәхмәт белдерде.
«Без уртак эш өчен күп мөмкинлекләр барлыгын күрәбез һәм Татарстан Республикасы белән безнең мөнәсәбәтләр иң яхшыларның берсе булып кала дип саныйбыз. Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек 2018 елда Тунис шәһәренә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның визитыннан соң югары дәрәҗәгә иреште, киләчәктә тагын да якынрак мөнәсәбәтләр урнаштырырбыз, бигрәк тә киләсе саммитны оештыруда», — дип ассызыклады Тарак Бен Салем.
Россия-Тунис эшлекле мөнәсәбәтләрен Россиядә Тунис холдингы башлыгы Хассен Триги Сәүдә вәкиллеген булдыру юлы белән үстерергә тәкъдим итә.
«Һичшиксез, без Россия белән эшләүдә алган тәҗрибә безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек өчен яхшы нигез бирде. Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Узган ел мин Татарстан Республикасында булдым һәм инвестицион климат һәм инфраструктура яхшы үсеш алган, дип билгеләп үттем. Безне Татарстан Республикасында Тунис Сәүдә вәкиллеген булдыруга этәргән әлеге уникаль мөмкинлек өчен рәхмәт белдерәбез», - дип шәрехләде бизнесмен Хассен Триги.
Яклар шулай ук туристлык секторы үсешенә дә игътибар иттеләр.
«Без Россия белән Тунис арасында туризм үсешендә уңай динамиканы елдан-ел ныграк күзәтәбез. Безнең дәүләт, Россиянең барлык төбәкләре өчен туризмны алга этәреп, 1995 елдан башлап, Россия туристик базарына инвестицияләр кертә. Бүген Тунис Россия һәм Россия төбәкләре арасында туризм юнәлешләре буенча лидерлар рәтендә», — дип билгеләп үтте Туризм буенча Мәскәүдәге Тунис Милли Вәкиллеге вәкиле Нежи Гуидер.
Шунысы куанычлы, бүген илләр COVID-19 икътисади нәтиҗәләренә каршы көрәш буенча стратегик якын килүдә тәҗрибә уртаклашып кына калмый, ә эшлекле мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә дә чыга.
Трансляцияне сылтама буенча карарга була.