Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин ике көнлек эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Беренче чиратта, ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентларының инновацион проектлары һәм эшләнмәләре белән танышты һәм IT-тармакның алдынгы вәкилләре белән панель дискуссиядә катнашты, анда Россиядә мәгълүмати технологияләр индустриясен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Без нәкъ менә Россия юрисдикциясенең IT-индустрия өчен иң кызыклы урынга әйләнсен өчен барысын да эшләргә тиеш», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.
Хөкүмәт рәисе мәгълүмати технологияләр өлкәсенә ярдәм итү чаралары турында сөйләде һәм Россия стартапларының, аерым алганда, коронавирус пандемиясе белән көрәштә казанышларын бәяләде.
«Безнең бурыч – уңышлы цифрлы стартаплар Россиядә мөмкин кадәр күбрәк барлыкка килсен өчен барысын да эшләү. Бәлки, бу Иннополисның бүгенге резидентлары булыр», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин үз чыгышында.
Эш сәфәре кысаларында Михаил Владимирович шулай ук «Алабуга» МИЗда булды, ул аның ачылышына 2007 елда шәхсән ярдәм итте.
«Бүген «Иннополис» МИЗ һәм «Алабуга» МИЗ махсус икътисадый зоналар арасында дөньякүләм лидерлар булып тора. «Аврора» Россия операцион системасы, «Иннополис» резидентлары тарафыннан эшләнгән IVA MCU видеоконференцэлемтә системасы кебек инновацион сервислар моңа дәлил булып тора. Ә «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан «Алабуга-Волокно» предприятиесе автомобиль төзелешендә, энергетикада һәм башка тармакларда кулланыла торган уникаль углерод җепселләре җитештерә. Бу зоналарда инфраструктура үсешенә керткән өлеш республиканың чәчәк атуы һәм, нәтиҗә буларак, безнең гражданнарның муллыгы өчен стратегик мөһим», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
«Алабуга» МИЗда «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара проекты кысаларында Мәскәү – Казан трассасын төзүгә багышланган киңәшмә узды. Россия Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, 794 км озынлыктагы автомобиль юлын дүрт ел эчендә төзергә кирәк.
«М12 трассасының аерым әһәмиятен исәпкә алып, хөкүмәт аны 2024 елда файдалануга тапшыру бурычын куя, бүген без бу хакта килештек», – дип ассызыклады ул.
Мәскәүдән Казанга кадәр тиз йөрешле автомагистраль проектын гамәлгә ашыру регионнарга төбәкара элемтәләрне ныгытуга һәм тизләтелгән икътисадый үсешкә этәргеч бирәчәк.