Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы көн тәртибенә палата әгъзалары һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары рәисләре катнашында берничә мәсьәлә чыгарылды, алар арасында уңай инвестицион климат формалаштыру һәм Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Агентлык проектлары турында сөйләде.
Чыгышының башында Талия Илгиз кызы Иҗтимагый палатаның халыкның тормыш сыйфатын яхшырту эшендә аерым ролен билгеләп үтте. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршында шулай ук Иҗтимагый совет эшли. Агентлык республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү буенча эш алып бара һәм инвесторлар белән «бер тәрәзә» принцибы буенча хезмәттәшлек итә: ведомство командасы инвесторларга бизнес-планны эшкәртүдән алып сату базарына чыкканчыга кадәр һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Узган ел Татарстан Республикасының төп капиталына инвестицияләр 641 млрд сум тәшкил иткән. Инвестицияләрнең шактый өлеше эшкәртү производствосына керде, бу төбәкнең үсеш алган сәнәгате белән аңлатыла, бу тулаем төбәк продуктында 48% тәшкил итә.
Инвесторлар белән эшләү сыйфатын арттыру һәм муниципаль дәрәҗәдә инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен Агентлык Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген интеграль рейтинглау турында нигезләмә эшләде. 2019 елда шәһәр округлары арасында абсолют лидер – Яр Чаллы шәһәре. Түбән Кама районы республика муниципаль районнары арасында беренчелекне саклап калды. Әйдәп баручы территорияләр составы 2018 ел рейтингыннан сакланып калды, әмма ике район позицияләр белән алмашты: Югары Ослан районы үзен актив күрсәтте, 2 баскычка күтәрелде һәм шул рәвешле Алабуга районын икенче урыннан күчерде. Ә Лаеш һәм Әлмәт районнары 3 һәм 5 урыннарны саклап калды.
«Федераль салым ташламаларына ия булмаган, инвесторларны җәлеп итү өчен хәлиткеч фактор булган районнарга көндәшлек итү авыр. Безгә аларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга һәм анда эре инвесторларны җәлеп итәргә тырышырга кирәк», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Республикада инвестицион климатны яхшырту максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасының Инвестицион советы эшли. Ул республика өчен өстенлекле булган проектларны карый. Совет кысаларында зур масштаблы һәм социаль әһәмиятле инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү программалары тормышка ашырыла. Җир кишәрлекләре Haier, Х5 Retail Group, Пятерочка, Wildberries, Ozon кебек эре компанияләргә бүлеп бирелгән. Моннан тыш, Түбән Камада сәүдә үзәге һәм Казанда «Нуриевлар Клиникасы»ның яңа филиалы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелде.
Утырышта өлешчеләр белән эшләү буенча уңай социаль эффект билгеләп үтелде. Республикада төзүчеләргә ташламалы шартларда җир кишәрлекләре бирү гамәлдә. Тегеләре, үз чиратында, акчаларның бер өлешен алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итүгә юнәлдерәләр. Өлешчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән гомуми сумма 1,3 млрд сум тәшкил иткән.
Татарстан «Дәүләт-хосусый партнерлык турында» 224 нче Федераль закон һәм «Концессион килешүләр турында»115 нче Федераль закон нигезендә социаль әһәмиятле проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан – Яр Чаллы шәһәрендә «Аква-Регион» гаилә форматындагы спорт ял итү үзәге төзелешен башлап, спорт объектын төзү өлкәсендә хосусый инвестор белән муниципаль-хосусый партнерлык турында килешү төзегән беренче регион. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә 9 концессион килешү төзелде, шундый килешүләрнең берсе инвестор акчасы хисабына онкологик авыруларга амбулатор медицина ярдәме күрсәтү өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алу проектын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде.
ТР ИҮА башлыгы якын арада Татарстан Республикасының Инвестицион советы каравына кертеләчәк яңа проектлар турында да сөйләде, алар арасында муниципаль зиратларны автоматлаштыру, архив мәгълүматларын цифрлаштыру, күмелгән урыннар һәм тәкъдим ителә торган ритуаль хезмәтләр турында халыкка мәгълүмати сервисларга керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча сервис проекты да бар.
Икенче проект – татарстанлыларны хәләл продукция белән тәэмин итү, хәләл кафе һәм рестораннар ачу өчен «Хәләл молл» төзелеше.
«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Инвестицион советы, Инвестицион проектларны, инвестицион климатны яхшырту чараларын гамәлгә ашыру буенча безнең агентлык тарафыннан алып барыла торган эш, һичшиксез, инвестицияләр җәлеп итүгә һәм регионның инвестицион потенциалын алга этәрүгә ярдәм итә», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева моны раслады һәм социаль эффектны билгеләп үтте.
«Без бүген республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеге өлкәсендә белемнәребезне тулыландырдык. Докладта сез инвесторлар ярдәмендә 10 меңнән артык эш урыны булдыру турында искәрттегез. Без инвесторлар белән эшләүнең нинди социаль эффект китерүен күрәбез. Кагыйдә буларак, мондый предприятиеләр халыкны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә. Социаль җаваплы инвесторлар халыкның иң йомшак катлауларына: авыруларга, өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Алар иҗтимагый байлык кебек капитал формалаштыруга зур өлеш кертәләр. Үз ягыбыздан без проектларны гамәлгә ашыруга коммерцияле булмаган секторны җәлеп итү мәсьәләсен бергәләп эшләргә тәкъдим итәргә телибез», – дип нәтиҗә ясады Зилә Рәхимҗан кызы.