«2021 елның 2 кварталында Haier индустриаль паркында (Чаллы шәһәре) smart-телевизорлар җитештерү буенча яңа завод эшли башлаячак һәм Haier продукциясе склады төзеләчәк. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 2,2 млрд сум тәшкил итәчәк», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Телевизорлар заводы һәм әзер продукция склады 64 мең кв. м мәйданлы бер бинада урнашачак.
Проектны тормышка ашыруның беренче этабында елына 500 мең smart-телевизор җитештерү планлаштырыла. Киләчәктә куәте 2 тапкыр – елына 1 миллионга кадәр артачак.
Haier индустриаль паркы узган елның августында ачылган иде. Аның беренче предприятиесе Haier кер юу машиналары заводы булды. Җитештерү куәте – елына 500 мең берәмлек. «Мастер» Кама индустриаль паркында компаниянең тагын ике заводы урнашкан: суыткычлар җитештерү заводы 2016 елда, телевизорлар җитештерү буенча завод узган елның җәендә ачылды.