Япония инвесторы «Литтл Токио» азкатлы торак комплексының икенче чираты төзелешен башлады

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

«Ида Санге Рус» япон компаниясе «Литл Токио» азкатлы торак комплексының икенче чиратын төзүгә кереште.

«Без Япония белән җылы мөнәсәбәтләрне хуплыйбыз, безнең уртак проектлар күп, шул исәптән инвестицион проектлар да.  «Ида Санге Рус» Япониядә азкатлы төзелеш базарының 30% ын тәшкил итә, һәм монда, Казанда, алар, Россия климат шартларына яраклаштырылган инновацион япон төзелеше методын кулланып, торак комплексын төзү проектын гамәлгә ашыралар. 180 йортка исәпләнгән проект 4 елга исәпләнгән. Ел башыннан Казанда 14 йорт төзелгән, ел ахырына кадәр тагын 16 йорт төзү планлаштырыла. Төзелә торган территориянең гомуми мәйданы – 23 га, шулардан 5 га җәмәгать зоналарына һәм яшелләндерүгә, шул исәптән скверларга, спорт һәм балалар мәйданчыкларына бирелә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Инвестор JWT уникаль япон технологиясе буенча югары сыйфатлы йортлар сата.

«Ида Санге Рус» Татарстанда 2016 елда демонстрацион йорт төзүдән башлады, ә 2018 елда йортларны рәсми сату башланды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы кирәкле җир участогын эзләүгә һәм сайлауга ярдәм итте һәм проектны тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрдә консультатив ярдәм күрсәтте.

«Литл Токио» шәһәр эчендә гамәлгә ашырыла, урман посадкалары тирәсендә, ясалма сулык бар, төзекләндерелгән рекреацион территорияләр буйлап җәяү йөрү юллары, үсеш алган инфраструктура.

Барлык йортлар да яшәү өчен берьюлы әзер: чиста бизәкләү, кухня гарнитурасы һәм техникасы, мебель һәм сантехника белән төзелә.

https://iida.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International