Татарстанның кластерлы икътисадын гамәлгә ашыру һәм инвестицион инфраструктурасын үстерү кысаларында Саба районында азык-төлек кластеры булдырырга планлаштыралар.
Бүгенге көндә Саба азык-төлек сәнәгатендә төп продуктларның берсе – сөт һәм ИТ. Районның тулаем территориаль продуктының зур өлеше авыл хуҗалыгына туры килә, ә терлекчелек – аның төп тармагы. Бүгенге көндә Саба азык-төлек тармагының өч предприятиесе – Саба сөт комбинаты, Шәмәрдән «Татмир Агро» һәм илдәге иң эре кәҗә сөт фермасы - «Лукоp Саба» күрше республикалардан инвесторлар ярдәме белән уңышлы эшләп килә.
Агросәнәгать комплексы – Татарстан икътисадының мөһим өлеше. Бүген республика – сөт, бәрәңге, ит һәм ашлык җитештерү буенча илдә лидерларның берсе.
Проект республика территориясендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәйданчыгын күздә тота.
«Инвестицион инфраструктураны үстерү, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү – Татарстан Президенты куйган беренчел бурыч. Инвестицион инфраструктураны үстерү инвестицион эшчәнлекне көчәйтүгә һәм, нәтиҗәдә, республиканың чәчәк атуына, безнең гражданнарның муллыгын арттыруга ярдәм итә. Саба районында азык-төлек кластерын формалаштыру яңа җитештерүләр, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә. «Саба» индустриаль паркын төзү кысаларында 10 га мәйданлы ирекле җир кишәрлеген әйләнешкә кертү күздә тотыла, шуларның 2 га якыны – ябык агросәнәгать паркы һәм 8 га – азык-төлек сәнәгате объектларын төзү өчен ирекле мәйдан. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз предприятиеләрен азык-төлек паркы территориясендә урнаштыру белән кызыксыналар: инде 5 инвестор аның резидентлары һәм яңа азык-төлек кластерының бер өлеше булырга теләк белдерделәр», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
Беренче этапта электр, чистарту корылмалары, яңгыр канализацияләре һәм башка кирәкле коммуникацияләр үткәрү буенча эшләр планлаштырылган.