Август аенда Татарстанда яңа күпләп-бүлү үзәге ачылачак

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Алабугада август ахырында X5 Retail Group өчен Татарстанда икенче күпләп-бүлү үзәге ачылачак.

2019 елда төзелгән X5 беренче күпләп-бүлү үзәге «Яшел Үзән» АСИҮТтә уңышлы эшләп килә. Инфраструктура төзелешенә җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 931 млн. сум тәшкил иткән. 2019 елның маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче ташны салу тантанасында шәхсән катнашты. Татарстан Президенты проектны хуплады, Татарстан җитештерүчеләре өчен яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр, дип билгеләп үтте.

Алабугада күпләп-бүлү үзәгенең мәйданы 17 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Объектка барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән һәм юл салынган инде.

Объектның географик яктан уңайлы урнашуы сәбәпле, азык-төлек компаниясе бөтен Идел буе федераль округы буенча сәүдә ваклап сату челтәрләренә китереп тора алачак.

«Алабугада күпләп сату-бүлү үзәген ачу урта һәм кече эшмәкәрлекне, транспорт-логистика инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә, шулай ук 270 кешене яңа эш урыннары белән тәэмин итәчәк. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн сум тәшкил итте», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International