Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Наср белән әңгәмә

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

14 августта 15:00 сәгатьтә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Наср белән онлайн-әңгәмә узачак.

«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитының еллык эшлекле онлайн-программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы июнь аенда Россиядә ислам дөньясы илләре илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән «ИХО илләре икътисадына Covid-19 коронавирус йогынтысы (G-to-B)» темасына онлайн-интервью сериясен башлап җибәрде.

Сериянең Россия Федерациясендәге Индонезия Республикасы, Тунис Республикасы илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән узган беренче ике интервьюсында нефть эшкәртү, энергетика, автомобиль төзелеше, IT, ислам финанслары һәм хәләл индустриясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

«Мисыр – Россия һәм Татарстанның ышанычлы партнеры. Хөкүмәт визитлары һәм бизнес-миссияләр ярдәмендә илләр һәм төбәкләрнең эшлекле һәм мәдәни элемтәләре үсә. Татарстан продукциясен Мисыр базарына экспорт белән тәэмин итүне арттыру һәм инвестиция агымнарын арттыру буенча эш алып барыла.

Мисырның дәүләт эшлеклеләре, финанс институтлары һәм эшлекле даирәләр вәкилләре, гадәттәгечә, «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» саммитында катнаша. Без киләчәктә дә бу элемтәләрне сакларга һәм үстерергә ниятлибез, моның өчен Татарстан һәм Мисыр компанияләренең очрашуларын оештыру өстендә нык эшлибез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Ихаб Әхмәд Талаат Наср, үз чиратында, Татарстанның Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре үсешенә керткән өлеше, шулай ук зур делегациянең саммитның булачак чараларында катнашырга омтылуы өчен рәхмәт белдерә.

«Мисыр бүген Татарстан компанияләре өчен зур инвестицион мөмкинлекләр ача торган берничә мегапроектны гамәлгә ашыру юлы белән гомуммилли икътисади программаны гамәлгә ашыра. Без Татарстан белән энергетика, нефть эшкәртү, нефть химиясе, IT һәм машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә омтылабыз, бигрәк тә республиканың табигый ресурслар ягыннан Россиянең иң бай төбәкләренең берсе булуын исәпкә алып», – дип ассызыклады илче.

Онлайн-әңгәмә кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисади үсеше, хәзерге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышачак.

Чарада катнашу бушлай.

Трансляциягә сылтама: https://www.invest.tatarstan.ru/

Трансляция теле: инглиз теле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International