«100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлек

2020 елның 14 августы, җомга

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеген эшләтеп җибәрү булачак.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара һәм партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа булачак. Үз үзенчә бердәнбер ике атналык вакыйга мәйданчыгы – һөнәри үсеш өчен бизнес-интенсив синергиясе һәм тәҗрибә уртаклашу, инвесторлар һәм фикердәшләр эзләү өчен киңлек. «100% Татарстан» – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерә торган коммуникацион платформа.

«Хәзерге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк», - дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум программасы 21 юнәлеш буенча 100дән артык сессияне үз эченә ала, болар – IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, биотехнологияләр һ.б.

«Дөньякүләм тиражлы вәзгыять эшнең яңа форматларын таләп итә. 2020 елгы чараларның күбесе бөтенләй гамәлдән чыгарылган яки онлайн күчерелгән. Республиканың барлык онлайн вакыйгаларының синергетик эффектына ирешү өчен без Татарстанның әйдәп баручы юнәлешләре буенча онлайн-платформа булдыру турында Карар кабул иттек, - дип билгеләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Соңгы унъеллыкта Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә диярлек уникаль тәҗрибә туплады, һәм безгә төрле тармаклар буенча масштаблы консорциумнар булдыру мөһим. «100%Татарстан» конструктив диалог урнаштыру, экспертлар бергәлеген үстерү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен мәйданчык булачак».

Бөтен дөньядан килгән катнашучылар трансляцияне бушлай карый алача - www.100tatarstan.com. Сезгә кызыклы чыгышларны күрү өчен кушылыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемә итүдә дә ачык булачак. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте

Оператор: ТР Инвестицион үсеш агентлыгы

Генераль партнер: Ак Барс Банк

Генераль мәгълүмат партнеры: ТАСС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International