Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды.
«Республика үсешен дәвам итәргә тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы, Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру иң мөһим приоритетларның берсе булып тора, дип билгеләп.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина инвестицион проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләре һәм федераль һәм региональ законнарда инвестицион эшчәнлек өлкәсендә яңалыклар турында сөйләде.
2020 елның 1 гыйнварында инвестицион платформалардан файдаланып инвестицияләр җәлеп итү турында Федераль закон үз көченә керде, ә июль ахырында цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимнар турында Федераль закон кабул ителде. Төбәк дәрәҗәсендә «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде.
Законнардагы үзгәрешләр инвестицион эшчәнлекнең сыйфатын күтәрергә һәм республикада Инвестицион проектларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итә.
Утырыш барышында 7 инвестицион проект игътибар белән өйрәнелде һәм хупланды.
«Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республика икътисадына Татарстанның эре һәм урта предприятиеләреннән 114 млрд сум шәхси инвестицияләр керде, шулай ук 12 млрд сум – Россия субъектларыннан. Яңа проектлар Татарстанда уңай инвестицион климат булуын күрсәтә һәм икътисад, сәнәгать, сәламәтлек саклау секторын үстерүгә ярдәм итә. Бүген тәкъдим ителгән проектларның гомуми күләме 11 млрд сум тәшкил итә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Alishech Ltd халыкара компаниясе Татарстанда кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзүне планлаштыра. Проектны гамәлгә ашыру барышында җитештерү 25тән артык дефицит препараты атамасын тәэмин итәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 9 млрд сум тәшкил итә, яңа эш урыннары саны – 300 гә якын. Төзелеш мәйданчыгы сыйфатында Иннополис шәһәрендә 5 га җир участогы карала.
«ИТЛЕ» компаниясе хәләл стандартлары буенча индивидуаль һәм төркемле төрелмәдә әзер азык-төлек продуктлары җитештерү проектын тәкъдим итте. Барлыгы 387 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 130 млн сум тәшкил итте.
Утырышта каралган чираттагы HalalGuideMall күп функцияле халәл үзәген булдыру проекты Казанда Оренбург тракты һәм Халев урамнары киселешендә урнашачак. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 270 млн сум. Сәүдә үзәгендә сәүдә заллары һәм рестораннар, фитнес-үзәк, шулай ук ритуаль юыну бүлмәләре урнаштыру планлаштырыла. Бу проект Татарстанда хәләл яшәү рәвеше концепциясен тормышка ашыруга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.
«Акыллы машиналар» ҖЧҖ компаниясе елына 30 мең әйбер егәрлеге булган заманча сәүдә суыткыч җиһазлары производствосын эшләтеп җибәрергә ниятли. Төп продукция – супермаркетлар өчен суыткыч шкафлар һәм витриналар. Җитештерү Татарстанда яшәүче 300 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
Балык Бистәсе районында «Масловка» аэрошәһәрен төзү планлаштырыла. Проект Татарстан Республикасының авиацияне яратучылар федерациясе тарафыннан тәкъдим ителде. Проектның максаты – кече һәм эшлекле авиацияне, балалар авиация-техник иҗатын үстерүгә ярдәм итүче концептуаль инновацион бистә булдыру, шәһәр читендә актив ял итү зонасын булдыру. Проектны тормышка ашыру барышында аэродром, аэроклуб инфраструктурасы объектлары, гидросамолетлар һәм яхтклуб өчен яр буе корылмалары төзү күздә тотыла.
«ХЭДМЕЙД» компаниясе зиратлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм ритуаль һәм пост-ритуаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча «Мемориал» проектын тәкъдим итте. Мәгълүматлар базасына 260 мең җирләү турында мәгълүмат кертеләчәк. Проект дәүләт-хосуый партнерлык механизмнарын кулланып тормышка ашырылачак.
Аннары утырышта катнашучылар «Түбән Кама» сәнәгать паркының икенче чиратын үстерү проекты буенча фикер алыштылар, нәтиҗәдә, Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, тормышка ашыру өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Инвестицияләр күләме – 540 млн сум. Проект кысаларында сәнәгать территориясендә 20гә якын яңа резидент урнашачак һәм 1,6 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов потенциаль инвесторлар белән эшне активлаштырырга һәм алар эше өчен барлык кирәкле шартлар тудырырга кирәклеген билгеләп үтте.