Россиядә беренче хәләл стейк-хаус «ИТЛЕ» «Яшел Үзән» сәнәгать паркы территориясендә әзер азык-төлек продуктларын җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра.
2019 елда стейк-хаус «ИТЛЕ» Татарстан башкаласында үз ишекләрен ачты. 19 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республиканың Инвестицион советы утырышында «ИТЛЕ» әзер хәләл продукция җитештерүне башлап җибәрү проектын хупланды. Бер ел элек ТР Президенты әлеге бинада булды.
Бүген «ИТЛЕ» – Казанда урнашкан хәләл кафелар челтәре.
Әзер хәләл продукция җитештерү азык-төлек сәнәгатен һәм икътисадның барлык секторын үстерүгә, шулай ук юл картасы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан расланган Halal Life Style концепциясен тормышка ашыруга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.
«Бу проект безгә республикада хәләл яшәү рәвеше концепциясен үстерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Компания Идел буе буенча әзер продукцияне сату өчен хәләл стандартлары буенча әзер азык-төлек продуктлары җитештерү проектын эшләгән. Җитештерүнең азык-төлек линейкасы сэндвичлар, төп ризыклар, иртәнге ашлар, салатлар һәм ит ярымфабрикатлары белән тәкъдим ителәчәк. Башлангыч этапта продукция сату күләме елына 3600 тонна тәшкил итәчәк.
«Татарстан хәләл индустриясен үстерүгә зур игътибар бирә, һәм яңа җитештерү – моның өчен уңай шартлар булу күрсәткече. Проект халыкны хәләл яшәү рәвешенә һәм Татарстанның хәләл брендларын таратуга ярдәм итәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 130 млн сум. 387 яңа эш урыны булдырылачак. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2020 елның октябрендә планлаштырыла», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.