Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры Wildberries Татарстанда логистик үзәкнең беренче чиратын ачты

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә сәнәгать мәйданчыгы территориясендә яңа бүлү үзәге ачылды. Яңа объект ярдәмендә 1250 эш урыны булдырылган инде. 2021 елга логистик үзәкнең икенче чиратын төзү планлаштырыла, аның мәйданы шулай ук 50 мең кв. м. тәшкил итәчәк.

«Татарстанда Wildberries бүлү үзәген ачу региональ эшкуарлар һәм тәэмин итүчеләр мөмкинлекләрен шактый киңәйтергә, шулай ук Татарстан халкы өчен продукция китерү процессын тизләтәчәк. Бүген Wildberries компаниясе – илнең иң эре онлайн-ритейлерларының берсе – эчке интернет-сәүдәне уңышлы гамәлгә ашыру һәм e-commerce Россия базарын үстерү үрнәге булып тора. Логистика объектына инвестицияләрнең гомуми күләме 5 млрд сум тәшкил итәчәк һәм Татарстан халкын 4 000 эш урыны белән тәэмин итәчәк», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Бүгенге көндә Wildberries онлайн-мәйданчыгында 500дән артык эшкуар һәм регионнан килгән компанияләр эшли, алар кием-салым, аяк киеме, аксессуарлар, матурлык өчен товарлар, азык-төлек продуктлары һәм башкалар сата.

«Без Татарстанны сайладык, чөнки, безнең карашка, монда инвесторлар өчен иң яхшы шартларның берсе тудырылган. Без Татарстанны Мәскәү өлкәсеннән читтә урнашкан беренче склад төзү өчен сайларга булдык. Һәм чөнки Яшел Үзән АСИҮТ булып тора. Узган ел без резидентлар өчен преференцияләр барлыгын белдек, һәм без килеп, ике атна эчендә килешү төзедек», – дип уртаклашты Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International