Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Беделбаевич Кошербаев һәм бизнес-бергәлек белән әңгәмә

2020 елның 25 августы, сишәмбе

26 августта 15:00 сәгатьтә Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ермек Беделбаевич Кошербаев һәм бизнес-бергәлек белән онлайн-әңгәмә узачак.

«Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитының еллык эшлекле онлайн-программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы июнь аенда Россиядә ислам дөньясы илләре илчеләре һәм бизнес вәкилләре белән «ИХО илләре икътисадына Covid-19 коронавирус йогынтысы (G-to-B)» темасына онлайн-интервью сериясен башлап җибәрде.

Серия интервьюсы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Индонезия Республикасы, Россия Федерациясендә Тунис Республикасы һәм бизнес вәкилләре, шулай ук Мисыр Гарәп Республикасының илчесе белән нефть эшкәртү, энергетика, автомобиль төзелеше, IT, ислам финанслары һәм хәләл индустриясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сөйләште.

«Республикаларның мөнәсәбәтләре 1996 елда, хөкүмәтара килешүгә кул куелганда ук үсә башлады, анда сәүдә-икътисадый, мәдәни, мәгариф һәм туристлык хезмәттәшлеге принциплары турында сүз барды. Бүген Казахстан белән мөнәсәбәтләребез төбәкара дәрәҗәгә чыкты, һәм бу икътисади нәтиҗә бирә – бүгенге көндә Татарстан Республикасында 40лап уртак компания эшли. Казахстанда «Камаз», «Татнефть», «КВЗ», Яшел Үзән суднолар төзү заводы һәм башкалар кебек Татарстанның күп кенә алдынгы предприятиеләре үз эшчәнлеген алып бара. Тышкы сату базарларында  «БИЭЙЧБИ СИСТЕМ» ҖЧҖ җилләтү һәм кондиционерлау җиһазларын җитештерү буенча продукцияне реализацияләүгә ярдәм итү турында фикер алышынды. Алга таба хезмәттәшлекне ныгытуга өметләнәбез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Онлайн-әңгәмә кысаларында яклар Covid-19 коронавирус йогышы фонында илләрнең икътисадый үсеше, гамәлдәге шартларда бизнеска ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар, аеруча кирәкле белгечлекләр һәм башка күп кенә мәсьәләләр турында фикер алышачак.

«Татарстан атмосферасына чуму мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт. Кызыклы тәҗрибә. Сез үз алдыгызга куйган бурычлар киләчәккә йөз тоткан теләсә кайсы төбәк өчен актуаль, бигрәк тә инвестицион эшчәнлеккә кагыла. Бу элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк», дип билгеләп үтә Илче.

Чарада катнашу бушлай.

Трансляциягә сылтама: www.invest.tatarstan.ru

Трансляция теле: рус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International