Алабугада X5 Retail Group компаниясенең яңа күпләп-бүлү үзәге ачылды.
«Алабуга» ОРЦ нигезенә беренче таш салу 2019 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Мин бу проектларны хуплыйм, чөнки бүген безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр. Бу безнең җитештерүчеләр өчен федераль сәүдә челтәрләренә керү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич чарада.
Гомуми мәйданы 18 мең кв. м. булган бүлү үзәге азык-төлек продуктларын һәм куллану товарларын саклау өчен билгеләнгән. Объект тәүлегенә 2,5 мең тоннага кадәр йөк эшкәртә ала һәм Татарстанда, шулай ук Идел буе федераль округында 600 дән артык сәүдә объектына хезмәт күрсәтәчәк.
«Яңа күпләп-бүлү үзәге Татарстан җитештерүчеләренә базарга туры керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, логистика белән бәйле чыгымнарны киметәчәк, җирле товар белән тәэмин итүчеләрне күбрәк хезмәттәшлеккә җәлеп итәчәк. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн сум тәшкил итте. «Алабуга» ОРЦ республика халкын 250 яңа эш урыны белән тәэмин итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Бүген Татарстаннан 100 дән артык тәэмин итүче X5 Retail Group белән хезмәттәшлек итә, Татарстан территориясендә компаниянең 700 дән артык кибете эшли, 2019 елда «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә төзелгән X5 күпләп-бүлү үзәге уңышлы эшли.