Татарстанда медицина сәнәгать паркы ачылды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Kazan Expo күргәзмә үзәге территориясендә «ФармМедПолис» медицина сәнәгать паркын ачу тантанасы булды.

«Безнең гражданнарның сәламәтлеге – тормыш сыйфатының нигезе. Монда сәламәтлек саклау системасы да, башка өлкәләрнең үсеше белән бәйле барлык нәрсәләр дә керә. Безнең алда хәзер бөтен дөнья икътисады очрашкан яңа чакырулар тора. Бу чакыруларга җавап бирү өчен безгә яңа амбициоз һәм кызыклы проектлар эшләргә кирәк. Шундый проектларның берсе – медицина сәнәгать паркы булдыру. Илебезнең милли проектларын республика ягыннан гына түгел, башка илләргә дә чыгарырлык продукция җитештерә алу өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләп эшләячәкбез. Мин барыгызга да әлеге амбициоз проектны гамәлгә ашыруда уңышлар телим», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Kazan Expo мәйданнарының бер өлешен тапшыру турында карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Бүгенге көндә концессион килешү буенча 9 мең кв.м. тапшырылган.

Медицина сәнәгать паркы резидентларга халыкара класслы заманча инфраструктураны һәм салым преференцияләрен һәм ташламаларын алу мөмкинлеген генә түгел, бизнесны уңышлы алып бару һәм нәтиҗәле үсеш өчен уңай шартлар да тудыра.

«Медицина әйберләре һәм техника җитештерүчеләр өчен тармак экосистемасын булдыру буенча беренче тармак проекты импортны алыштыру буенча урын алырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең илдә бүген бик күп медицина җиһазлары импортлана. Фармацевтика турында да шул ук әйтергә була. Шуңа күрә биредә эш катламы бик җитди. Яңа идарәче командага уңышлар телим. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бу сәнәгать паркының потенциаль резидентлары буенча зур анализ ясады инде», - дип ТР ИҮА башлыгы билгеләде.

Чара кысаларында «Evotech-Mirai Genomics» медпромпаркының беренче резиденты үзенең инновацион продукциясен һәм перспективалы эшләнмәләрен тәкъдим итте, аның берсе – «коронавируслы чемоданчик»-SARS-CoV-2 коронавирусының биологик материалында изотермик амплификация ысулы белән РНКны ачыклау өчен җыелмасы. Мондый җыелма бер сәгать эчендә 24-48 пациент өчен тест үткәрергә һәм бер сәгать эчендә әзер нәтиҗә бирергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, резидент бинада кирәкле чисталык классын тәэмин итүче НЕРА-фильтрлар белән җиһазландырылган «чиста» бүлмәләр булдырды. Монда реагентларны аеру буенча җитештерүне локальләштерү планлаштырыла, аны роботлар башкарачак.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International