Эшкуарлык өлкәсендә әйдәп баручы инвестициячеләр һәм экспертлар «100% Татарстан» онлайн-мәйданчыгында тәҗрибә уртаклашачак

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә «100% Татарстан» эре онлайн-чара кысаларында онлайн-форумның 21 юнәлеше – «Инвестицияләр һәм эшкуарлык» буенча лекцияләр, репортажлар, интервьюлар һәм панель дискуссияләр узачак.

Чара барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе (WAIPA) президенты Фәхәд Әл Гергави, Туры инвестицияләр фонды идарәчесе Руслан Хәлилов» «Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» генераль директоры Айдар Салихов һәм башкалар халыкның финанс грамоталылыгының хәзерге торышы һәм проблемалары, Татарстан Республикасының приоритетлы инвестицион проектлары, Татарстан Республикасы мөмкинлекләрен алга таба мавыктыру, кече бизнесның сатып алуларга керүен арттыру, «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын тормышка ашыру, шулай ук Россия регионнарының социаль-икътисадый үсеше өчен финанслауны оештырутурында сөйләшәчәкләр.

«Уңышка ирешүнең мөһим факторы – тәҗрибә һәм фикер алышу, актуаль мәгълүмат белү. «Инвестицияләр һәм эшкуарлык» юнәлеше кысаларында без уңышлы инвестицион проектлар, санлы инвестицион платформалар, шулай ук Татарстанда бизнес өчен ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез. Кушылыгыз! «100% Татарстан» – конструктив диалог урнаштыру, эксперт бергәлеген үстерү һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту мәйданы», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

«100% Татарстан» – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерүче интеллектуаль эшлекле киңлек, алар Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темалары турында ачыктан-ачык фикер алышалар. Чара 2020 елның 10 сентябренә кадәр онлайн режимда уза. Бөтен дөньядан килгән катнашучылар трансляцияне 100tatarstan.com сайтында бушлай карый алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International