5 сентябрь – «100% Татарстан» иң зур онлайн-чараның җиденче көне спорт һәм мәдәнияткә багышланган иде. Спорт блогы программасы барышында әйдәүче экспертлар лекцияләр, презентацияләр үткәрделәр, панель дискуссияләр һәм дебатлар турында фикер алыштылар. Тамашачылар кайбер белемнәрен шунда ук «Яшел Фитнес» онлайн-тренировкасында үз сәламәтлекләре өчен файдалы итеп куллана алдылар.
Бу көннең спорт блогының төп темалары – Татарстан су спорт төрләрен җәлеп итү үзәге буларак, спортта дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллану һәм чемпионнарның уңыш серләре.
Экспертлар арасында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Доктор Хулио Маглионе, FINA Дөнья буенча үсеш департаменты җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья кубогы иясе һәм дөнья лигасы җиңүчесе, «Синтез» ВВС президенты Ирек Зиннуров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, «Ак Барс Арена» АҖ генераль директоры Радик Миннәхмәтов; «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Данис Зарипов һәм башкалар катнашты.
Панель дискуссиядә Татарстан Республикасында Су спорт төрләре үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. 2022 елда Татарстан башкаласында кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты, ә 2025 елда – Су спорт төрләре буенча Чемпионат уздыру планлаштырыла.
«Бу киләчәктә уңышлы координациягә тагын бер адым булачак. Без Казанда спорт инфраструктурасын үстерәбез: берничә яңа спорт объекты төзедек, иске объектларны ремонтладык, халыкара федерацияләр белән элемтәләребезне җайга салдык, масштаблы волонтерлык чаралары оештырдык. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты Су спорт төрләре буенча чемпионатны ачу тантанасында катнашты. Әлеге халыкара чараның мирасы безгә Россиянең спорт башкаласы булырга мөмкинлек бирде. 2013-2014 еллар чараларыннан без спорт хәрәкәтенең яңа эрасын башладык. Бүген Казанда 16 Олимпия бассейны бар, ә Татарстанда барлыгы 240. Россиядә без бу инфраструктура объекты буенча алда барабыз. Синхрон йөзү һәм су полосына уенчылар өчен бассейннар ачылды. Бүген Татарстанда су спорт төрләре – популярлык буенча өченче урында», - дип сөйләде Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе республика белән халыкара спорт чараларын уздыруда күптәнге ныклы хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм спорт өлкәсендәге республика казанышлары өчен рәхмәт белдерде: «Мин ышанам ки, FINA Татарстанга һәм бөтен Россиягә төрле ысуллар белән ярдәм итәчәк, чөнки сез – FINAның иң мөһим партнерларыннан берсе, шулай ук безнең дуслар».
Дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллануның иң яхшы тәҗрибәләре һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт һәм шәхси секторларның үзара хезмәттәшлеге мисаллары турында фикер алыштылар. Спорт индустриясе – ул милли икътисадның бер өлеше, ул шулай ук продукция җитештерү һәм сату, спорт инфраструктурасына инвестицияләр белән бәйле. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бүген спорт алдында яңа бурычлар тора, шуларның берсе – дәүләт финанславыннан дәүләт-хосусый партнерлыкка күчү. Татарстан, дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып, спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча Россиядә беренче булып тора. «Аква-Регион» спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 224 нче федераль закон нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү буенча Россиядә беренче килешү төзү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Проектка беренче чиратның инвестицияләре 122 млн сум тәшкил итте, инвестицияләрнең гомуми күләме – 395 млн сум.
«Спорт – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Спорт безнең тормыш стандарты булырга тиеш. Татарстанда булдырылган көчле спорт инфраструктурасы регионның танылуын арттыруга һәм инвесторларны Татарстанның спорт инфраструктурасы үсешенә җәлеп итүгә ярдәм итә торган халыкара спорт чараларын тагын да күбрәк үткәрергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Татарстанның танылган хоккейчысы – «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Данис Зарипов һәм «КАМАЗ-мастер» спорт командасы җитәкчесе Владимир Чагин чара кысаларында үз уңышларының тарихы белән уртаклаштылар, Татарстанда спорт өлкәсендә үз-үзләрен күрсәтү өчен уңай шартлар булуын һәм чемпионнарны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. «Камаз командасы нәкъ менә Татарстан Республикасының дөньяда танылуын арттыру өчен булдырылды», – дип билгеләп үтте Чагин.
Тамашачыларны Татарстанның спорт инфраструктурасы белән таныштыру максатыннан, «Ак Барс Арена» футбол стадионы, «Су спорт төрләре сарае» УСК, «Татарстан Республикасының пуля белән һәм стендка ату федерациясе» РСОО һәм Гимнастика федераль спорт үзәге кебек объектлар буенча онлайн-экскурсияләр үткәрелде.
Моннан тыш, чаралар @ 100_tatarstan инстаграм-аккаунтында һәм туры эфирда призлар уйнатылды. 5 сентябрьдә спорт блогы кысаларында 2 татарстанлы «Ак Барс» командасының легендар хоккейчысы Данис Зарипов автографы белән «ЗаряД» кәшәкәләрен, ә башка катнашучылар – «Бәхетле» сертификатын һәм бүләк боксларын отты.
Һәркем үз призын ала ала! «100% Татарстан» онлайн-чарасы 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бөтен дөньядан килгән катнашучылар трансляцияне бушлай карый алалар. 100tatarstan.com эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемәдә дә бар. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә җаваплар алырга мөмкинлек бирә. Кушылыгыз!