Талия Миңнуллина: «12 көне өзлексез тапшырулар эчендә 21 юнәлеш буенча 646 видеоконтент ясалды. Трансляцияне карауның гомуми саны 101 351 тәшкил итте. Чарада дөньяның 53 иленнән килгән тамашачылар катнашты»

2020 елның 12 сентябре, шимбә

10 сентябрь «100% Татарстан» иң зур онлайн-чараның соңгы көне «Җәлеп ителгән лидер», «Транспорт» һәм «Төзелеш» юнәлешләре буенча фикер алышуга багышланган иде.

Эфир тамашачылары лекцияләр, дебатлар, панель дискуссияләр, репортажлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белән әңгәмә кордылар.

Пленар дискуссия барышында модераторлар һәм спикерларның чыгышлары булды: комментарийлар, җәлеп ителгән лидерларның туры эфирлары, интервьюлар һәм мастер-класслар, Татарстан Республикасы икътисадының стратегик тармаклары үсеше нокталары турында видеороликлар күрсәтелде. Фикер алышу өчен төп темалар: "Белем бирү сыйфаты һәм кадрлар", "Сәламәт республика", "Кече бизнес, зур ресурслар", "Цифрлаштыру", "Актив халык".

Рөстәм Миңнеханов масштаблы чара «100% Татарстан» эшен бәяләде һәм 12 көнлек онлайн-тапшырулар форматы ни өчен сайланганын сөйләде: «Без яңа формалар эзлибез. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында бездә зур программа билгеләнгән иде, әмма пандемия аркасында программа үзгәрде. Без бу вәзгыятьтә булганда, барыбызны да, кызганычка каршы, җыя алмавыбызны аңладык. Талия Илгиз кызы яңа формат тәкъдим итте. ТАССРның 100 еллыгы һәм 100% бик охшаш. Бу мәйданчык республика, безнең партнерлар турында тулы мәгълүмат бирә. 12 көн, һәм без бу форманың ни дәрәҗәдә кызыклы һәм яңа булуын күрәбез. Бу база сакланып калачак, чөнки республика турында сәнәгатьчеләр, министрлыклар, ведомстволар һәм партнерлардан уникаль материал», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Утырыш барышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә кеше капиталының әһәмияте турында мәсьәлә күтәрелде. Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, кеше – Татарстан Стратегиясе-2030 үзәгендә. Узган ел World Skills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелде. Татарстанда кадрлар әзерләү буенча 41 ресурс үзәге эшли, анда халыкара стандарт имтиханнары үткәрелә.

«Икътисади потенциал һәм кеше капиталы бик бәйле. Безнең ил җитәкчелеге кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. Татарстанның интеллектуаль, социаль базасы, сәнәгать потенциалы яхшы, әмма болар барысы да конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Моның өчен кешеләр кирәк. Татарстан яшәү, уку, һөнәр алу өчен уңайлы урынга әйләнсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте ул.

Чарада катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мөрәҗәгать иттеләр, алар соңгы берничә елда республиканың казанышлары белән уртаклаштылар.

«Соңгы 100 ел эчендә Татарстан Республикасы динамик рәвештә үсеш алды, барлык өлкәләрдә дә уңышларга иреште. Хәзерге Татарстан – Россиянең алдынгы территорияләренең берсе. Өзлексез үсешкә, инновацияләргә зур игътибар бирүче һәм көчле ил төзелешенә юнәлешне эзлекле рәвештә хуплый торган уңышлы төбәк», - дип белдерде Марат Шакирҗанович.

Игорь Комаров шулай ук Татарстанның барлык тармакларда да алга китешен бәяләде: «Татарстан – Идел буе федераль округының беренче икътисады. Биредә яшәү дәрәҗәсе яхшы, һәм шунысы мөһим, Татарстанда кешеләр үзләрен тормышка ашыра, бөтен ил буенча танылган предприятиеләрдә эшли, үз бизнесларын ача һәм үстерә, үз балалары өчен югары сыйфатлы дәвалау һәм заманча белем ала алалар». Ул шулай ук Татарстанның медицина һәм спорт, мәгълүмати технологияләр, транспорт инфраструктурасы, фәнни һәм мәгариф өлкәсен модернизацияләүдәге уңышларын ассызыклады.

Пленар утырыш барышында Сингапурның транспорт министры Онг Е Кунг, FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, 2009-2017 елларда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россиядә Бөтендөнья банкының программалар җитәкчесе Кристофер Миллер, 2010-2019 елларда WorldSkills International президенты Саймон Бартли да ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлаулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Спикерлар Татарстанның мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау, икътисад, транспорт инфраструктурасы, республиканың тарихи-мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге казанышларын билгеләп үттеләр.

Утырыш ахырында «100% Татарстан» онлайн-мәйданчыгында Иннополис Университетының DiDi мобиль транспорт платформасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды. Туры трансляциядә яклар үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.

«DiDi һәм Иннополис университеты уртак инновацион лаборатория булдыру, шулай ук DiDi Engine талантларның мобильлеген үстерү буенча үзара аңлашу турында меморандумга кул куюыма мин бик шат», – дип белдерде DiDi генераль директоры Джейден Чжу.

Соңгы көн кысаларында эфир тамашачылары шулай ук лекцияләр, интервьюлар, дебатлар, панель дискуссияләр, «Җәлеп ителгән лидер», «Транспорт» һәм «Төзелеш» юнәлешләре буенча репортажлар карый алдылар. Бу юнәлешләр буенча Россия төбәкләрендә транспорт-логистика инфраструктурасы, Казан шәһәренең шәһәр җәмәгать транспорты үсеше, заманча икътисад шартларында су транспорты өчен кадрлар әзерләү, шулай ук Казанның тарихи үзәген үстерү, Татарстан Республикасының эре төзүчеләренең девелопер проектлары, төзелештә заманча технологияләр һ.б. актуаль мәсьәләләр яктыртылды.

 «Татарстан – чыннан да уникаль республика. 100 еллык тарихта һәр ел, һәр 10 ел саен республикабызның күпмилләтле, күп конфессияле халкы үзенең матур традицияләрен, мөнәсәбәтләрен саклавын раслый. Һәм безгә бу бик кыйммәт», – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова тарихи җирлекләрдә мирас, мәдәният, туризм һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләрен алып баручы, 15 елдан соң Казанның тарихи үзәген ни көтүе турында сөйләде. 2020 елда Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләү буенча эш төгәлләнде, аны быел гамәлгә кертү планлаштырыла. Проект Казанның тарихи үзәген 10-15 елга үстерүгә ярдәм итә. Татарстанда бүген барлыгы 13 тарихи җирлек бар, шуларның 2се – федераль әһәмияткә ия – Чистай һәм Алабуга. Ә Казан – төбәк әһәмиятендәге шәһәр. Соңгы 10 елда мәдәни мирас объектларын саклау зоналары проекты һәм Казанның Генераль планы кебек шәһәр төзелеше документларының шактый өлеше эшләнде». Якындагы 15 елда без Казанның тарихи үзәген матур план нигезендә үстерербез дип ышанасы килә», – дип ассызыклады Олеся Балтусова.

«ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов чарада катнашучыларны ТАИФ төркеменең 2030 елга кадәр нефть химиясен үстерү программасы һәм әлеге программаның нигезе булган проектлар белән таныштырды. Компания тарафыннан ТАИФның «Этилен-600» олефин комплексы проекты уңышлы тормышка ашырыла. Шулай ук Linde, General Electric, Siemens кебек чит ил партнерлары белән эшлекле хезмәттәшлек алып барыла, дип хәбәр итә «ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов.

«Бүген Татарстан Россия нефть-газ химиясе базасы, нигезе, мәктәбе һәм нефть химиясе үзәге булып тора», - диде Альберт Шиһабетдинов, Татарстанның нефть, газ, химия һәм энергетика өлкәләрендә потенциалы турында сөйләгәндә.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов коронакризис нәтиҗәләрен җиңүдә компаниянең тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Татнефть»тә коронавирус пандемиясе вакытында бер генә хезмәткәрне дә кыскартмаганнар һәм нәтиҗәлелекне арттыру программаларын арттырганнар.

 «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин предприятиене цифрлаштыру һәм производствога яңа технологияләр кертү турында сөйләде. Бүген предприятие территориясендә фәнни-техник үзәк эшли, анда 1 800 кеше эшли. Предприятие 2021 елга электробуслар җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга планлаштыра.

«Без халыкның беренче чиратта безне яклаучылар һәм ярдәмчеләр күрүен телибез. Безнең өчен дә, һәр хезмәткәр өчен дә җитди җаваплылык йөкли. Монда сайлап алу, кадрлар мәсьәләсе, әзерлек турында да сөйләргә була», - дип билгеләп үтте Хохорин.

Форумда Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге казанышларына аерым игътибар бирелде. 2015 елдан башлап Татарстан ел саен Россиянең инвестицион климат торышының Милли рейтингы лидерлары өчлегенә керә.

«Татарстанда инвесторларга кирәкле бөтен нәрсә дә бар: Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән кооперация элемтәләре. Татарстан башка төбәкләрдән Россиядә иң яхшы инвестицион инфраструктура белән аерылып тора», - дип сөйләде Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева.

Чара ахырында эфир тамашачылары форум турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

«Чыннан да, бу көннәрдә сезнең ярдәмегез белән республика турында бик күп кызыклы яңалыклар белдем. Бу чараны тагын бер тапкыр кабатларсыз дип өметләнәм!» – дип тәэсирләре белән уртаклашты эфир тамашачысы Ленур Асанов.

Аны башка катнашучылар да хуплады, форумны хуплаганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. «Барыгызга да 12 нәтиҗәле, танып-белү, күңелле көннәрегез өчен зур рәхмәт!» – дип язды Кристина Данилова.

«Мондый искиткеч платформа өчен рәхмәт!» – дип бәяләде чараны Илнар Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International