«Иннополис» МИЗда Идел буе федераль округында иң зур дата-үзәк төзеләчәк

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Росатомның «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышында 2020 елның 24 августында хупланган «Иннополис» мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү проекты старт алды.

Объект 3,5 га участокта урнашачак, проект һәрберсе 7500 кв. м мәйданлы һәм 16 МВтка кадәр егәрлекле ике корпус төзүне күздә тота.

«Росатом – безнең стратегик партнерыбыз. Бүген хезмәттәшлек республиканың композит кластерын үстерү юнәлеше буенча да алып барыла. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Росатом углерод җепселләре җитештерү буенча «АЛАБУГА-ВОЛОКНО» предприятиесе проекты уңышлы гамәлгә ашырылды.

Татарстанда мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү безнең алда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшлекле коммуникацияләрнең яңа мөмкинлекләрен ача, шулай ук төбәкнең мәгълүмати инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә. Әлеге дата-үзәк мәгълүматларның зур агымнарын тиз һәм нәтиҗәле эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк һәм аларны саклау ышанычлылыгын, барлык таләпләрне үтәп, тиешле мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итәчәк. Объектның беренче чираты төзелешенә инвестицияләрнең гомуми күләме 3 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

«Иннополис» МИЗда мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзелешен 2021 елның II кварталында башлау планлаштырыла. Объектның беренче чиратын эшләтеп җибәрү 2022 елның икенче яртысында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International