Татарстан һәм Венгрия: үзара бәйләнеш һәм үсеш нокталары

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы делегациясенең Венгриягә эш визиты кысаларында Венгрия компанияләрендә һәм тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министрлыгында булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов керде.

Визит барышында делегация әгъзалары үзара хезмәттәшлекне ныгыту һәм үстерү максатларында берничә Венгрия компаниясендә булдылар. Беренче чиратта делегация Венгриянең «МОЛ» нефть һәм газ компаниясендә булды, анда компания җитәкчелеге белән очрашу узды. Шуннан соң автомобиль, корпоратив, чыбыксыз һәм шәхси навигация өчен программалар белән тәэмин итүче «NNG» компаниясенә визит ясалды. Визит кысаларында Татарстан делегациясе Венгрия экспорт үсеше агентлыгы генераль директоры Кристоф Сабо белән икеяклы очрашу уздырды.

Яклар үзара хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар һәм Татарстан белән Венгрия арасында сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр, алар арасында сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлекле элемтәләрне киңәйтү, Венгриягә Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы продукциясен алга этәрү, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

Шулай ук эш визиты кысаларында Венгрия белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча түгәрәк өстәл оештырылды, болар – CARBON BLACK LTD, GRABOPLAST, HUNLAND TRADE һәм башкалар. ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдим итте һәм Венгрия компанияләре вәкилләрен республикада гамәлгә ашырылган уңышлы инвестицион проектлар белән таныштырды:

«Татарстан Республикасы бүген – илнең иң инвестицион җәлеп итүчән территорияләренең берсе, бу шулай ук үсеш алган инфраструктура, көчле сәнәгать, югары технологияләр. Татарстан күп еллар дәвамында Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Duna Auto компаниясе – Венгриядә «КамАЗ»ның рәсми дистрибьютеры. 2019 елда «Иннополис» МИЗ территориясендә NNG Венгрия компаниясе мәгълүмати технологияләр өлкәсендә проектны башлап җибәрде, аның инвестицияләре күләме 689 млн сум тәшкил итте. Россиядә иң эре «Татнефть» нефть, газ, химия сәнәгате предприятиесе «МОЛ» Венгрия компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерә.

Без машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе, туризм һәм башка тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен ике яклы эшлекле элемтәләрне ныгытырга һәм киңәйтергә әзер».

Венгрия фирмалары, үз чиратларында, үзара файдалы тәҗрибә һәм инновацион технологияләр белән алмашу белән кызыксынуларын белдерделәр.

Рәсми визит программасы ахырында Венгрия эшлекле даирәләре һәм хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Венгрия тышкы эшләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сиярто белән сөйләшүләр булды.

Татарстан делегациясенең Венгриягә визиты нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ГАҖ һәм «Мол» Венгрия компаниясе нефть тармагын үстерүне тәэмин итү максатларында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International