Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җитәкчелек составы белән очрашты

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы һәм министрлык урынбасарларының яңа составы тәкъдим ителде. Ведомство җитәкчеләре үз урынбасарлары белән комиссияне алдан уздылар, анда кураторлык итә торган тармак кысаларында юнәлешләр үсеше перспективалары турында сөйләделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, башкарма хакимият органнары өчен команда эше аеруча мөһим. Бу, барыннан да элек, милли проектларда язылган барлык максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен, ә иң мөһиме - республика халкының тормыш сыйфатын арттыру өчен кирәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә,Татарстан Республикасы Хөкүмәте эше – ышаныч һәм җаваплылык.

«Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру сораулары буенча вәкаләтләрне тормышка ашыручы Татарстан Республикасының башкарма хакимият органы булып тора. Төрле тармакларга инвесторларны җәлеп итеп, без республика бюджетын формалаштыруга ярдәм итәбез, шул исәптән социаль өлкәне үстерү – хастаханәләр, юллар, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый киңлекләр төзү һәм яңарту һ. б. Моннан тыш, инвесторлар белән производстволарны, бүлү үзәкләрен, НИОКР үзәкләрен, торак һәм коммерция күчемсез милекне, вәкиллекле сәүдә офисларын һәм башка объектларны ачу буенча уртак эш нәтиҗәсендә яңа эш урыннары булдырыла. Агентлык командасы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф, спорт, сәламәтлек саклау үсешенә юнәлдерелгән инвестицион проектларны актив һәм уңышлы алып бара. Безнең бурыч – республиканың тотрыклы үсеше өчен бөтен көчебезне кую һәм, димәк, Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту», – дип ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International