Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хайер Индастри Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа белән Татарстан территориясендә Haier җитештерүен алга таба үстерү турында фикер алышты.
Очрашу кысаларында «Хайер Индастри Рус» һәм «Алабуга» МИЗ арасында меморандум имзаланды. Махсус зона территориясендә Haier компаниясе ихтыяҗлары өчен компонентлы база һәм микроэлектроника җитештерүне урнаштыру планлаштырыла.
«Кытай – безнең күптәнге эшлекле партнерыбыз һәм Татарстан Республикасында алдынгы ил-инвесторларның берсе. Haier Кытай корпорациясе республика территориясендә Чаллы шәһәрендәге индустриаль сәнәгать паркы кебек эре проектларны уңышлы тормышка ашыра, инвестицияләр күләме – 1 млрд доллар, ул 12 производствога исәпләнгән. Бездә суыткычлар, кер юу машиналары җитештерү буенча завод эшли башлады, акыллы телевизорлар җитештерү буенча завод эшли башлады. Республика территориясендә компонентлы база һәм микроэлектроника җитештерү компаниянең үз ихтыяҗлары өчен эшләнәчәк. Бу корпорация производстволарының нәтиҗәлелеген һәм егәрлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төбәк базары өчен җитештерелә торган Haier продукциясенең сыйфатын яхшыртачак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Татарстан Республикасы территориясендә Haier индустриаль паркы уңышлы эшләп килә, ул узган елның августында ачылган иде. Аның беренче предприятиесе – кер юу машиналары заводы, ә 2021 елның 2 кварталында smart-телевизорлар җитештерү буенча яңа завод эшли башлаячак һәм Haier продукциясе склады төзеләчәк. «Мастер» Кама индустриаль паркында компаниянең тагын ике заводы урнашкан: суыткычлар җитештерү буенча завод 2016 елда ачылган, телевизорлар җитештерү буенча завод узган елның җәендә.
Агымдагы елның августында ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина эш визиты кысаларында Haier индустриаль паркы территориясендә кер юу машиналары заводында булды, анда «Хайер Лаундри Машин Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Гуйвэй белән очрашу узды. Агымдагы елда завод 168 мең кер юу машинасы җитештергән, 317 эш урыны булдырылган. Яклар шулай ук республика территориясендә компания проектларын гамәлгә ашыру һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү максатларында нәтиҗәле уртак хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр. Моннан тыш, Сунь Гуйвэй Талия Миңнуллинаның Татарстан Республикасында Haier проектларын үстерүгә керткән өлешен һәм һәрьяклы ярдәмен югары бәяләде.