Агентлык «Шәригать буенча финанс грамоталылыгы. Эпизод 2.0» email-курсны башлап җибәрә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең белән сез шәхси финансларны планлаштырырга, Россия законнары һәм ислам бизнес-этикасы нигезендә төрле килешүләр төзергә өйрәнәчәксез.

Сезне нәрсә көтә?

Лекцияләр һәм практик биремнәр белән 7 хат.

23 октябрьдән 17 ноябрьгә кадәр һәр сишәмбе һәм җомга саен курска язылучылар дәресләр белән электрон хатлар алачак.

Курсның яңартылган версиясе ни белән аерылып тора?

·        экспертларның туры эфирларын кертү

•         финанс продуктлары турында яңартылган мәгълүмат

·        әдәбият һәм контент буенча тәкъдимнәр

•         Россия законнары һәм шәригать кануннары нигезендә шартнамәләр шаблоннары.

Курска теркәлү өчен сылтама буенча күчегез http://project2757098.tilda.ws/page12845784.html

Тэглар: #исламскиефинансы #финансоваяграмотность

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International