Талия Миңнуллина: «Хәзерге халыкара икътисади шартларда арадашчылар институты үлә»

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Продукция эшкәртүнең бердәм үзәген формалаштыруга фермер хуҗалыкларын җәлеп итергә мөмкинлек бирүче «Рамаевское» КФХ базасында азык-төлек базарының инфраструктурасын үстерү турында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов белән фикер алышты.

«Рамаевское» КФХ Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан. Бер ел элек биредә завод төзелде, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе карады. «Рамаевское» сәүдә маркасы астында 110 хәләл продукция җитештерелә, ул республикада таралудан тыш Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Владивостокка һәм Россиянең башка регионнарына җибәрелә. Компания көнгә 10 тонна продукция җитештерә. Франциягә экспорт турында сөйләшүләр алып барыла.

«Үрдәккә түбәтәй киеп, мин үз өстемә җаваплылык тоттым. Мин бөтен татар халкы өчен җавап бирәм. Без бары хәләл сегментта гына эшлибез. Бу имидж, бренд. Бер ел элек завод төзеп, продукцияне Франциягә, Швейцариягә, Бельгиягә, Катарга җибәргәннәр. Барысы да безнең белән эшләргә тели. Ихтыяҗ бар. Мин горур!» – дип Фәрит Хәйретдинов йөзендәге елмаю белән сөйләде.

ТР ИҮА башлыгы җитештерү цехларын карады, Татарстан продукциясен җитештерү технологиясен өйрәнде, азык-төлек күпләп сату-бүлү үзәген төзүнең барышы белән танышты һәм аның җитәкчесе белән аны төзү һәм эксплуатацияләү буенча фикер алышты. Проект продуктларның киң исемлеген үзәкләштереп җибәрүне күздә тота, бу компанияләргә логистика чыгымнарын киметергә, шул исәптән азык-төлек челтәрләренә китерергә мөмкинлек бирәчәк. Объект агымдагы ел ахырына кадәр эшләтеп җибәреләчәк.

«Базарга чыкканда, җитештерүче товарын базарга чыгарыр алдыннан арадашчылар саны күп булу белән очраша, бу исә бәяне арттыра һәм логистиканы катлауландыра. Чикләрне һәм киртәләрне төшереп, үз клиентыңны табу җиңел түгел, әмма әлеге проект безгә моңа ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Нинди партнерларны күрергә теләвебезне төгәл аңларга кирәк. Кулланучыларга чыкканда ритейлны карап, электрон сәүдәне үстерәчәкбез. В2С сегментында Россия онлайн-базарының күләме 2019 ел нәтиҗәләре буенча 25% ка артты һәм 1,6 трлн сум тәшкил итте. Бу бик перспективалы тренд», – дип Талия Илгиз кызы билгеләде.

«Мин сезнең командага мөрәҗәгать иттем, чөнки миңа баш мие кирәк», – дип ассызыклады Фәрит Хәйретдинов.

Визит нәтиҗәләре буенча Талия Миңнуллина протоколга кул куйды, анда ул җитәкләгән агентлык проектны гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эш оештырачак, дип күрсәтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International