Татарстан башкаласында ДХП механизмнарын кулланып медицина реабилитация үзәге төзеләчәк

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Казанда медицина реабилитацион үзәген төзү планлаштырыла. Тәүлек буе эшли торган стационар 170 койка-урынга, көндезге стационар – 45 койка-урынга, ә поликлиника елына 10 000 кешегә исәпләнгән.

Үзәкнең медицина профиле – ортопедия һәм травматология, неврология, кардиология, гериатрия.

Проектны экспертиза һәм озатып бару буенча ведомствоара эш Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан башкарылган.

«Инвестицияләрнең гомуми күләме – 700 млн сум. Проект дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып тормышка ашырылачак. 160 яңа эш урыны булдырылачак, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан югарырак булачак һәм ил буенча уртача дәрәҗәгә – 43 783 сум була.

Проектны тормышка ашыру медицина реабилитациясенә мохтаҗ кешеләрнең эшкә яраксызлыгы вакытын киметергә, өлкән кешеләр арасында инвалидлар санын киметергә, аларның максималь физик, психик, профессиональ, социаль һәм икътисади тулылыгына ирешүгә, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдыруга һәм дәвалау-сәламәтләндерү туризмы секторын үстерүгә ярдәм итәчәк», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Проект «2021 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавын үстерү» дәүләт программасының «Медицина реабилитациясен һәм санатор-курорт дәвалавын үстерү, шул исәптән балаларга» программасы өлешендә ярдәм итәчәк һәм «2025 елга кадәр кан тамырлары, неврология, травматология-ортопедия һәм онкология авырулары булган пациентларның реабилитацион медицина ярдәмен колачлауны 30 процентка арттыру» стратегиясе күрсәткеченә ирешүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International