Узган атнаның закон чыгару яңалыклары

2020 елның 20 ноябре, җомга

1. Законнардагы яңалыклар (үз көченә кергән үзгәрешләр)

- Муниципалитетларга бюджет кредитлары бирү хокукын бер-берсенә тапшырачаклар.

«Россия Федерациясе Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм 2020 елда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» Федераль законның 1 һәм 2.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 9 ноябрендәге 364-ФЗ номерлы Федераль закон белән бер регионнан бер муниципалитеттан икенче муниципалитетка 3 елга кадәр бюджет кредитын бирү каралган.

- Экспорт өлкәсендә «Бер тәрәзә» системасы аша субсидия алучыларны квалификация буенча сайлап алу башкарылачак.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 апрелендәге 496 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.11.2020 ел, №1794 карары белән, продукцияне транспортлауга чыгымнарны киметү максатларында, субсидия алучыларны квалификация ягыннан сайлап алу «Бер тәрәзә» мәгълүмат системасын кулланып башкарылачак.

- Цифрлы платформалар эшләү белән шөгыльләнүче компанияләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре үзгәрде.

«Югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яки) үстерү максатларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарын каплау өчен Россия оешмаларына субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 12.11.2020 ел, № 1813 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы компанияләрне субсидияләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр белән оешманың хезмәткәрләр хезмәтенә түләү чыгымнары буенча компенсация күләме арта, шулай ук фәнни һәм конструкторлык эшләрен башкаруга килешүләр буенча җиһазлар сатып алуга чыгымнар буенча процент чикләүләре гамәлдән чыгарыла.

- Бердәм электрон визаларны рәсмиләштерү тәртибе билгеләнгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бердәм электрон визаларны рәсмиләштерү тәртибе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2020 елның 7 ноябрендәге 1793 номерлы карары белән бердәм электрон виза алу тәртибе җайга салынды.

Күрсәтелгән виза туристик, эшлекле, гуманитар һәм кунак сәфәрләре өчен рәсмиләштереләчәк. Шул ук вакытта чакыру, кунакханәдә бронь яки нинди дә булса башка документлар, чит ил гражданинына кирәк түгел. Анкетаны тутырырга, шәхси фотосурәтне һәм чит ил паспорты күчермәсен йөкләргә, 40 доллар күләмендә консул җыемын түләргә (6 яшькә кадәрге балаларга - бушлай) һәм хәбәрнамәне көтәргә кирәк.

Рәсмиләштерү вакыты 4 көннән дә артмаячак. Виза алынганнан соң 60 көн эчендә гамәлдә булачак, әмма аның буенча Россиядә 16 тәүлектән дә артык булмаска рөхсәт ителә.

Чикне Электрон Виза буенча күп кенә төбәкләрдә үткәрү пунктлары аша узарга, ә бөтен ил буенча сәяхәт итәргә мөмкин булачак.

- Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгать өчен субсидияләр.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 ноябрендәге 2893-р номерлы күрсәтмәсе белән микроэлектроника өлкәсендә эшләүче Россия компанияләренә ярдәм итүгә 300 млн сум юнәлдереләчәк. Акчаны «Мир» түләү карталары өчен микросхемалар җитештерүчеләр алачак.

- Нефть эшкәртү, газ эшкәртү, нефть-газ химиясе, күмер һәм электр энергетикасы өлкәсендә СПИК төзү турында тәкъдим формасы расланды.

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 01.10.2020 ел, № 869 боерыгы нигезендә, сәнәгатьнең нефть эшкәртү, газ эшкәртү, нефть-газ химиясе, күмер һәм электр энергетикасы тармакларына карата махсус инвестицион контракт төзү турында инвестор тәкъдиме формасы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International