Татарстанның Питрәч районында 2,5 млрд сумга сөт эшкәртү заводы төзеләчәк

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Питрәч районында ПЭТ-шешәләрдә ультрапастерацияләнгән сөт, коры сөт, шулай ук сыр продукциясе җитештерү проектын хуплады. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республиканың Инвестиция советы утырышында хупланды.

«Татарстан җитештерелә торган сөт күләме буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урында тора, һәм без бу позицияләрне саклап калырга планлаштырабыз. Яңа проектны гамәлгә ашыру өчен 17 га Кулай авыл җирлегендә кулланылачак. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 2,5 млрд сум. 250 яңа эш урыны булдырылачак. Завод елына 60 млн литрдан артык сөт эшкәртәчәк – 9 млн кг коры сөт, 11 млн тоннадан артык сыр һәм сыр продукциясе җитештерәчәк, ул күбесенчә Татарстанда таралачак», – дип сөйләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Россия җитештерүчесе сөт җитештерү җайга салынган нәкъ менә Татарстанда үз эшчәнлеген киңәйтүне өстен күрде. Компания 1995 елдан бирле эшли, аның проектлары сөт продукциясен дистрибуцияләү системасы өлкәсендә илебез лидерлары булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International