Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында 4 компания «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алды, 5 компания – партнер статусын алды. Күзәтчелек советы әгъзалары 9 проектны карадылар һәм хупладылар, шул исәптән:
- Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген булдыру, аның кысаларында Казан шәһәре метрополитенында пилотсыз хәрәкәт оештыру буенча комплекслы система булдыру күздә тотыла. Гамәлдәге элемтә, хәрәкәт белән идарә итү, куркынычсызлык һәм хәрәкәт составы линиясендә эксплуатацияләнә торган системаларны модернизацияләү, шулай ук поездларның автомат хәрәкәтен оештыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа системалар булдыру планлаштырыла. Системаны эшләү, сынауларны һәм эксплуатацияләүне 2022 елның 31 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Пилотсыз метро системасы поездның максималь тизлеге сәгатенә 90 км кадәр һәм хәрәкәт составларының гомуми саны сәгатенә 40 парга кадәр эшли ала. Киләчәктә Казаннан тыш, пилотсыз хәрәкәт системасы «Трансмашхолдинг» АҖ күчмә составы файдаланыла торган башка шәһәрләрнең метрополитенында да гамәлгә кертелергә мөмкин.
- Иннополиста инновацион инфраструктураның эре объектларын булдыру һәм аның базасында цифрлы сервис платформасын гамәлгә кертү.
- Автомобиль хуҗалары һәм компанияләр өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тюнинг буенча кушымта. Карар техник хезмәт күрсәтү һәм машиналарны ремонтлау станцияләренең бизнес-процессларын тулысынча автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк – клиент мөрәҗәгать итүдән башлап, бокстан чыкканчыга кадәр.
- Нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларын технологик проектлау өчен программалар белән тәэмин итү. Продуктны куллану – проектлау, проектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген билгеләү, технологик исәп-хисапларны үтәү.
- Astra Linux операцион системасын эшләп бетерү һәм функционалын киңәйтү проекты.
- Электромобильләр һәм зарядка станцияләре хуҗалары өчен техник ярдәм белән бердәм технологик платформа. Проектның максаты – бөтен ил буенча аерылган зарядка станцияләрен берләштерү һәм электромобильләр зарядкасына керү юлының бер ачкычын булдыру. Зарядка станцияләре хуҗаларына объект белән читтән идарә итәргә, хезмәт күрсәтү өчен акча алырга мөмкинлек бирәчәк. Автомобиль хуҗалары бер мобиль кушымтада барлык станцияләрне күрә, бу аларны берничә челтәрдә ачкыч алу зарурлыгыннан арындыра.
- «Cyber Cube» персоналы белән комплекслы идарә итүнең болытлы системасы проекты, ул дистанцион укытуны, социаль-техник тикшеренүләрне, мәгълүматларны җыю һәм визуализацияләүне үз эченә ала.
- Виртуализация һәм стриминг ресурслар сыйдырышлы кушымталар һәм Loudplay уеннар платформасы. Аналоглардан аермалы буларак, кулланучыларга серверда теләсә нинди уеннар һәм кушымталарны мөстәкыйль рәвештә йөкләп алу һәм эшләтеп җибәрү мөмкинлеге биреләчәк.
- Укучылар өчен цифрлы белем бирү мохите булдыру, ул БДИга әзерлек, апелляцияләр үткәрү мәйданчыгы бубулачак.
«Иннополис – Татарстан Республикасының гына түгел, бөтен Россиянең иң инновацион территориясе. Биредә тормышка ашырыла торган проектлар республиканың барлык тармакларын актив цифрлаштыруга юнәлдерелгән, бүгенге көндә каралган һәм хупланган проектлар – гомуми инвестицияләр күләме 43 млрд сум булган 9 проект, 250дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Өстәвенә, без инвестицион инфраструктураны да үстерәбез. Иннополис территориясендә ике технопарк, сәнәгать паркы һәм яңа объектларның гомуми мәйданы 190 мең кв.м. булган күп функцияле комплекслар төзү планлаштырыла», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.