2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле күчерелә.
Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.
Чираттагы Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрү датасы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.