8 декабрьдә үзебез өчен бөтенләй яңа форматта – онлайн-дәүләт-хосусый партнерлык буенча IV тармак форумы узды. Чара гадәттәгечә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан ДХП Милли үзәге ярдәмендә үткәрелә. Форумда 240 тан артык кеше катнашты.
Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру – безнең ил өчен өстенлекле бурычларның берсе. Үсеш векторын дөрес итеп билгеләү өчен, форум кысаларында гомуми икътисади вәзгыять һәм ДХП үсеше перспективалары каралды.
Беренче тапкыр ДХП буенча Форум 2017 елда узды, ул «инфраструктурага инвестицияләр» темасына багышланды һәм 4 илдән һәм Россиянең 17 төбәгеннән 350 катнашучыны берләштерде. ДХПның икенче форумы спорт темасына багышланган иде, өченче форумы – һәрвакыт сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган иде.
Россиядә муниципаль-хосусый партнерлык принцибы буенча, ягъни 224-ФЗ буенча гамәлгә ашырыла торган беренче проект Татарстанда тормышка ашырылды. Федераль Закон турында фикер алышынган һәм биш ел дәвамында кабул ителгән, һәм ул кабул ителгән вакытка башта куелган бурычларны хәл итүнең актуальлеге югары дәрәҗәдә кимегән, бу аны камилләштерү зарурлыгы турында сөйли.
Инфраструктур инвесторлар белән эшләүдә регионнарның трансформациясе, практик тәҗрибә белән уртаклашу максатларында регионнар белән хезмәттәшлек итү, шулай ук ДХП проектларын тормышка ашыру белән бәйле мөнәсәбәтләрне региональ норматив җайга салу кирәклеге турында «ДХП: кагыйдәләрне белсәң, оттырырга ярамый торган уен» пленар утырышында сөйләштеләр.
«Форум – ул, беренче чиратта, бизнес, инвестицион үсеш агентлыклары һәм үсеш корпорацияләре вәкилләре өчен ДХП механизмнарын куллану мәсьәләләрендә фикер алышу һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге. Безнең республикада дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә вәкаләтле орган булып Инвестицион үсеш агентлыгы тора, ул тармак министрлыклары һәм муниципалитетлары белән бергә ДХП механизмнарын куллануны киңәйтү буенча эш алып бара», – дип ассызыклады Алексей Песошин.
«Барлык дәрәҗәләрдә дә ДХП үсешен тоткарлый торган проблемалар бар. Әгәр без Татарстанда дәүләт тарафыннан инвесторларга ярдәм итү буенча сөйләшсәк, монда барысы да яхшы. Бездә Федераль салым ташламалары, төрле мәйданчыклар, 5 АСИҮТ, МИЗлар, инвесторлар белән эшләү өчен бердәм тәрәзә бар. Хәзер без «Минем субсидияләр» дип аталачак бердәм яңа ресурска ярдәм итүнең барлык чараларын да тупладык. Биредә һәртөрле ярдәм чарасына электрон формада гариза бирергә мөмкин. Шәхси бизнеска Татарстанда мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен күп эшләнә.
Бүген күпләрнең кәефләре яңа ел алды, һәм ДХПны алга этәрә торган «атлар өчлеге» кебек чагыштыру урынлы булачак. Беренче «ат» - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704, 1705 номерлы яңа Карары, ул инвестиция проектларын гамәлгә ашыру хисабына дәүләт бурычын түләү мөмкинлеген күз алдында тота, һәм монда шулай ук ДХП механизмнары язылган. Икенче момент – ул Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы, ул ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы чыгара. Бу рейтингта ДХП җитди өлеш алып тора.
Өченчесе – безнең шәхси инвесторлар. Быел без берничә шәхси инициатива бирдек. Киләсе елда без килешүләр төзи алырбыз дип өметләнәм.
Бүген инде эшләнгәненә килгәндә, бу сәламәтлек саклау өлкәсе, без спорт буенча эшли башладык, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Дәүләт программаларын ДХП аша тормышка ашырырга тәкъдим иткән 1556 нчы карары. Бүгенге көндә 155 дән артык концессион килешү торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, 12 сәламәтлек саклау өлкәсендә, 5 энергосервис контрактында, 3 мәдәният һәм ял өлкәсендә», – дип билгеләде пленар утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
«ДХП Милли Үзәге» башкарма директоры Максим Ткаченко ассызыклаганча, форум «яхшы традициягә әйләнде».
«Тармак трендлары турында сөйләсәк, якындагы 3-4 елда без социаль ДХП белән эш алып барачакбыз. 2014 елда кабул ителгән тармак законнары коммуналыкның концессияләргә күчүе кискенләште, ул кимеде, өстәвенә, төбәкләр өченче якка әйләнде һәм бу проектларның эреләнүенә китерде. Кызганычка каршы, транспорт өлкәсендә дәүләт әлегә тиешле ярдәм чараларын тәкъдим итмәгән, беренче чиратта, мин автомобиль юллары турында әйтәм. Җәмәгать транспортында ВЭБ.РФ һәм Транспорт министрлыгы тәкъдим иткән инструментарий беркетелмәгән әле. Шуңа күрә беренче полосага социалка чыкты, ул башка тармаклар саны һәм кыйммәтләре белән чагыштырганда күпкә тизрәк һәм динамикрак.
Бу вакыт эчендә үзгәрмәгән икенче мөһим фактор – бу тормышка ашыру дәрәҗәсе нисбәте. Проектлар һәм инвестицияләр күләме буенча федераллар әле дә төбәк дәрәҗәсен узып китмиләр. Регионнар ДХПның төп драйверлары булып кала. Муниципалитетларның кейслары күп, әмма аларның инвестицияләр күләме шактый түбән. Бюджет ярдәме дәрәҗәсе белән бәйле вәзгыятьнең катлаулануына игътибар итәргә кирәк», – дип уртаклашты Максим Ткаченко.
Федераль дәрәҗәдә нинди яңалыклар планлаштырылуы турында Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров сөйләде.
«Без вәкаләтле органнар тарафыннан ДХП проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәрне карау срокларын кыскарту һәм әлеге проектларда катнашучылар өчен билгеле бер салым преференцияләрен кертү инициативасы белән чыктык. Без ВЭБ.РФ үсеше дәүләт корпорациясе белән дәүләт-хосусый партнерлык институтларын үстерү өлешендә зур эш башладык», – дип искә алды ул.
Татарстан Республикасының тәҗрибәсе һәм ДХП үзенчәлекләре турында дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд генераль директоры урынбасары Ольга Сердюк билгеләп үтте.
«Фонд бөтен ил буенча хезмәттәшләр белән хезмәттәшлек итү буенча зур тәҗрибәгә ия, һәм Татарстан Республикасы – регионны үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне дә уңышлы файдаланып булуның иң уңышлы мисалларының берсе. ДХП – барлык көчләрне берләштерергә кирәк булган өлкә, ул финанс өлкәсендә генә түгел, ә методик һәм оештыру, техник өлкәләрдә дә булырга тиеш», – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашканнары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм ДХП механизмын кулланып проект эшчәнлеге белән уртаклашты.
«Агымдагы елда, пандемия кыенлыкларына карамастан, без Яр Чаллыда бер проектны гамәлгә ашыра алдык – Россия спорт министрлыгы һәм безнең инвестицион үсеш агентлыгының уртак проекты. Шулай ук 2 проект – Казанда 2 йөзү бассейны. Бер проект буенча бездә инвесторлар бар һәм запрос бар, әмма проект-смета документлары юк, монда без бу мәсьәләне хәл итү форматында торабыз. Икенче объект буенча проект-смета документлары бар һәм объектның бәясе бар, һәм без аны ачык сатуларга чыгарырга һәм инвесторларның кызыксынуын карарга телибез», – дип уртаклашты Владимир Александрович.
Казахстан Республикасы Милли Икътисад министрлыгы каршындагы «ДХП Казахстан үзәге» АҖ идарәче директоры, идарә әгъзасы Айдос Кобетов, ДХП Казахстан үзәге барлык республика проектларына экспертиза ясау, консалтинг алып бару һәм тикшеренү белән шөгыльләнә, дип сөйләде.
Пленар утырышта шулай ук Самара өлкәсенең Икътисади үсеш һәм инвестицияләр министры урынбасары Олег Майоров катнашты.
Эксперт дискуссияләре көн дәвамында дәвам итте. Форум программасы кысаларында шулай ук тәҗрибә уртаклашу, яңа проектлар һәм иң яхшы практикалар турында фикер алышу, сәламәтлек саклауда ДХП проектларының норматив-хокукый базасын яңадан карау, тармакка шәхси инвестицияләрне җәлеп итү турында панель дискуссия, ДХП механизмын кулланып проектларны тормышка ашыру буенча бизнеска киңәшләр булды.
Махсус чатта катнашучылар спикерларга үз фикерләрен һәм сорауларын юлладылар.
Чараның платформасында барлык катнашучылар өчен дә нетворкинг функциясе бар иде – бу сайттагы махсус бүлек, анда һәркем Интернет аша әңгәмәгә кушыла алды. Катнашучыларга спорт, ТКХ һәм сәламәтлек саклау кебек төрле темалар буенча 3 өстәл сайлау, шулай ук кофебрейк тәкъдим ителде.
Форум язмасын сайтта карарга мөмкин ppptatarstan.ru анда «Китапханә» бүлегендә шулай ук аналитик материаллар, чыгыш ясаучыларның презентацияләре һәм фотографияләр тәкъдим ителгән.