Талия Миңнуллина: «Бүген без гомуми инвестицияләр күләме 10 млрд сумнан артык булган 12 мөһим проектны тормышка ашырабыз»

2020 елның 11 декабре, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы узды.

«Бүген без Инвестиция советы карары белән икътисад тармакларын, логистика инфраструктурасын инновацион үстерүгә, дәүләт-хосусый партнерлык механизмын гамәлгә кертүгә, мәдәниятара алмашуга гына түгел, ә иң мөһиме – гражданнарыбызның сәламәтлеген саклауга, аерым алганда, Татарстан Республикасында һәм бөтен Идел буе федераль округында балалар өчен нур терапиясе алу мөмкинлеген арттыруга, шулай ук торак проблемаларын хәл итүгә ярдәм итүче 12 мөһим проектны тормышка ашырабыз. Проектларның гомуми күләме 10 млрд сумнан артык тәшкил итә», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

Инвестицион совет әгъзалары тарафыннан каралган проектлар арасында:

- Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексын төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 183 млн сум, 54 яңа эш урыны).

- ДХП механизмын кулланып, ТР БРКХ базасында нур терапиясе үзәген булдыру (инвестицияләрнең гомуми күләме – 541 млн сум, 24 яңа эш урыны).

- «Апас сөт комбинаты» ҖЧҖне реконструкцияләү һәм ярымкаты сырлар һәм коры эремчек чыгару заводының җитештерү егәрлекләрен арттыру юлы белән сөт продукциясе җитештерү заводын төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 1 млрд сумнан артык, 230 яңа эш урыны).

- Яшел Үзәндә «Манзара-Молл» сәүдә үзәге төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 350 млн сум, 60 яңа эш урыны).

- Чаллы шәһәрендә 500 теремга исәпләнгән, Бөтенроссия ел әйләнәсендә үткәрелә торган ярминкәләр челтәренә кертелгән, «Рус ярминкәсе» бердәм бренды астында IT платформа белән берләшкән 500 теремлык стильләштерелгән мәдәни-ял итү комплексы төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 350 млн сум, 35 яңа эш урыны).

- Яшел Үзәндә пластик тәрәзәләр җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 370 млн сум, 400 яңа эш урыны).

– Менделеевск районы территориясендә үсемлекчелек предприятиесен булдыру юлы белән Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексына заманча технологияләр кертү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 350 млн сум, 24 яңа эш урыны).

- Чистай шәһәрендә бөртекле һәм майлы культураларны эшкәртү һәм саклау буенча хезмәт күрсәтү өчен 27040 кубометрлы заманча элеватор төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 368 млн сум, 41 яңа эш урыны).

- Чистай шәһәрендә 10000 тонна саклау күләмендә заманча ашлык терминалын төзү, ул «елга-диңгез» тибындагы судноларга бөртекле, кузаклы, техник, азык һәм майлы культураларны  эшләп чыгаруны һәм төяп җибәрүне тәэмин итә (инвестицияләрнең гомуми күләме – 344 млн сум, 32 яңа эш урыны).

- Чаллыда джем һәм кондитер әйберләре җитештерүнең икенче чиратын оештыру (инвестицияләрнең гомуми күләме – 205 млн сум, 70 яңа эш урыны).

Шулай ук 65/06 күп катлы торак йорт төзелешен тәмамлау һәм Яр Чаллы шәһәрендә Тынычлык проспекты буенча XVIа торак районында яңа торак комплекс төзү проектлары каралды (инвестицияләрнең гомуми күләме – 4,9 млрд сум). Проблемалы 65/10 торак йортын (3,4 блоклар) төзеп бетерү, Яр Чаллы шәһәрендә 10 һәм 12 комплекслы яңа торак йортлар төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 1,7 млрд сум).

Барлык проектлар да Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмияткә ия булган һәм хупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International