Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы икенче ел рәттән AIM Investment Awards бүләкләренә лаек булды

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы икенче ел рәттән Үзәк Азия, Кавказ һәм Россия регионында инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң яхшы агентлык дип танылды. AIM Investment Awards бүләге – туры чит ил инвестицияләренең эре һәм табышлы проектларын уңышлы җәлеп итү буенча танылган эшне тану билгесе.

«AIM дөньякүләм инвестицион мәйданчыгына безнең эшне югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерәбез! Командабызга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән инвесторларга рәхмәт белдерәм. Без бергә Татарстан икътисадын төзибез, тармакларны үстерәбез, регионны үстереп һәм кешеләребез тормышын яхшырак итеп, яңа эш урыннары булдырабыз, ә бу – бик мөһим миссия», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанның башкарма хакимияте органы булып тора, инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру, уңай инвестицион климат формалаштыруда катнашу, Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләләре буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыра. Татарстан Хөкүмәте әгъзаларының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм инвесторларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстан инде 6 ел Россия субъектлары арасында инвестицион климат торышының Милли рейтингында алдынгы урыннарны били.

Бүләк Агентлыкка «Полимекс» компаниясе проектын алып барганы өчен бирелде. ТР ИҮА үз эшендә гадәттәгечә «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли. Агентлык ярдәмендә региональ салым ташламалары бирелде, регион җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашыру өчен шәһәр үзәгендә тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр объекты тәкъдим ителде. Kazan Palace by Tasigo 5 йолдызлы кунакханә 2019 елда ачылды һәм быел 4 йолдызлы кунакханәнең икенче корпусы шактый киңәйде, аны 2020 елның 4 кварталында ачу планлаштырыла. Моннан тыш, күрше территориядә проектның өченче чиратын төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International