Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге вәкилләре регионның инвестицион өстенлекләре белән таныштылар. Сүз күп кенә өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында барды, шул исәптән производствоны локальләштерү, асфальт-бетон җиһазлар ясау заводын төзү турында да.
«Төркия – безнең күптәнге стратегик партнерыбыз, алдынгы ил-инвестор. Һәм Сезнең белән туры хезмәттәшлек өчен потенциал да зур. Барлык юнәлешләр буенча да эшләячәкбез. Сезне агымдагы елның июлендә Татарстан башкаласында узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырам. Мин ышанам ки, бу мәйданчыкта Сез алдагы эш өчен бик күп элемтәләр урнаштырачаксыз, беренче чиратта, безнең республика җитештерүләре белән», – дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Төркия партнерлары белән аралашуда.
Сөйләшүләр барышында Төркия инвесторлары өчен локаль партнерлар эзләү буенча, алар белән бергә асфальт-бетон җиһазлар җитештерүче завод төзелеше буенча производстволар комплексын төзү буенча килешүләргә ирешелде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, кирәкле техник характеристикаларга, инженерлык челтәрләренә йөкләнешләргә һәм кирәкле логистикага таянып, җитештерүне урнаштыру буенча туры килә торган вариантларны эшләячәк, шуннан соң Төркиядән килгән белгечләрнең техник төркеме агентлык тәкъдим иткән мәйданчыкларны карарга киләчәк һәм җитештерүне локальләштерү буенча финал карар кабул итәчәк.
Яклар шулай ук «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитында быел Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге һәм Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры арасында килешүгә имза салыначагы турында фикер алыштылар. Берлек әгъзалары арасыннан бизнес-миссия белән делегация KazanSummit та булачак.
«Бу, чыннан да, безнең өчен мөһим вакыйга, һәм без Сезнең KazanSummit күргәзмәсенә һәм саммитына килергә тәкъдимегезне бик теләп кабул итәчәкбез. Без сезнең региональ җитештерүчеләр йөзендә хезмәттәшлек өчен партнерлар таба алырбыз дип ышанабыз», – дип ассызыклады Төркия делегатлары.
«Узган елда 9 бизнес-миссия башкардык, 27 күргәзмә һәм форумнарда катнаштык, 24 килешү имзаладык. Әлбәттә, бу ел катлаулы булды, әмма аның Машкластер әгъзалары өчен төрле булуын танырга кирәк. Әмма кластер әгъзаларының коммерция эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, автомобиль төзелеше буенча үсеш күзәтелде. Машина төзелешеннән тыш, төзелеш материаллары җитештерү буенча предприятиеләр икътисади үсешне күрсәтте», – дип билгеләп үтте үзенең докладында машина төзелеше кластеры резидентлары җыелышында Машкластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров.
Машина төзелеше кластеры, шул исәптән Төркия Республикасы вәкилләре белән, агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән VII гомуми җыелышында һәм Машина төзелеше кластерының Күзәтчелек советы утырышында каралды.