Икътисад санын исәпкә алу аша бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын федераль статистик күзәтү үткәрә.

Росстат тарафыннан 5 елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади санын исәбкә алу күзәтү булып тора. Ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.

Кече һәм микропредприятиеләр эшчәнлеген күзәтү «2020 елга кече предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүматлар» №МП-сп формасы буенча гамәлгә ашырыла, индивидуаль эшмәкәрләр эшчәнлеген – «2020 елга индивидуаль эшкуар эшчәнлеге турында мәгълүматлар» №1-эшкуар формасы буенча. Формалар Росстат 17.08.2020 елгы №469 боерыгы белән расланган.

Анкетаны электрон рәвештә тутырырга була:

2020 елның 1 апреленә кадәр:

- Росстат сайтында (электрон имза булганда) – websbor.gks.ru/online

- электрон документ әйләнеше операторының эше

2021 елның 1 маена кадәр:

- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталында (gosuslugi.ru)

(юридик затлар өчен – расланган язма булганда);

(индивидуаль эшмәкәрләр өчен – расланган хисап язмасы булганда).

Шулай ук тутырылган бланкны кәгазьдә 2021 елның 1 апреленә кадәр эшчәнлек алып бару урыны буенча дәүләт статистикасы органына шәхсән яки почта аша җибәрү мөмкинлеге сакланган.

Татарстанстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.

Тулы күзәтү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез үзегезнең эшчәнлегегезне тормышка ашыру урыны буенча дәүләт статистикасы территориаль органына яки (843) 221-78-86, 264-72-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International