Сезнең игътибарыгызга нефть, газ, химия комплексында эшләүче компанияләрдән – «Татнефть» ГАҖ, «Кварт» АҖ һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ актуаль вакансияләр менюсын тәкъдим итәбез.
«Татнефть» ГАҖ – Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе, аның составында нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, шиналар комплексы, АЗС челтәре, электр энергетикасы, нефть-газ тармагы өчен җиһазлар эшләү һәм җитештерү, сервис структуралары блогы динамик үсеш алган. «Татнефть» шулай ук финанс секторы компанияләре капиталында катнаша.
«Татнефть» ГАҖ компаниясе вакансияләре белән сез биредә таныша аласыз.
«Кварт» АҖ – «КВАРТ» Кама-Идел резинотехника акционерлык җәмгыяте күп еллар дәвамында Россиядә резинотехник эшләнмәләр җитештерү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Предприятие югары сыйфатлы (7000нән артык атамадагы) зур номенклатура җитештерү өчен куәтләргә ия. Продукциянең сыйфаты халыкара һәм Россия сертификатлары белән расланган. Предприятиенең 75 елдан артык бай эчтәлекле һәм кызыклы тарихы бар.
«Кварт» АҖ компаниясе вакансияләре белән сез биредә таныша аласыз.
«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ – Европаның иң эре нефть химиясе компанияләренең берсе, синтетик каучуклар һәм пластиклар җитештерү буенча Россия Федерациясендә алдынгы позицияләрне били. ТАИФ компанияләр төркеменә керә. Төп җитештерү куәтләре Түбән Кама, Татарстан шәһәрендә урнашкан. Компаниягә 1967 елда нигез салынган.
«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ компаниясе вакансияләре белән сез монда таныша аласыз.