Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры визиты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Антон Виноградов һәм Бурятиянең дәүләт учреждениеләре һәм хосусый сектор вәкилләре делегациясе белән очрашты һәм комплекслы сөйләшү уздырды.

«Безгә Татарстан Республикасына килү бик күңелле. Беренче, монда шунда ук күзгә ташлана – бу барлык дәрәҗәләрдә цифрлаштыру һәм уңайлылык югары дәрәҗәдә – һәр квадрат метр биредә бик нәтиҗәле. Шәһәр буенча кичәге экскурсиядән соң без Татарстанның нинди темплар белән үсүенә инандык, һәм ни өчен ул елдан-ел Россиянең инвестицион климат сыйфатын бәяләү рейтингында лидерлык позицияләрен били икәнен белдек», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Бурятия сәнәгать министры.

Талия Миңнуллина кунакларга Агентлыкның республика инвестицион сәясәте өлкәсендә инвесторлар белән беренчел элемтәләрне җайга салганнан алып, Татарстан территориясендә җитештерүләр һәм заводлар ачылганчы ничек эшләве турында җентекләп сөйләде.

«Татарстан уңышының сере – ул безнең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте командасының җайга салынган эше. Булдырылган инфраструктура һәм министрлыкларның һәм ведомстволарның барлык эчке эшен цифрлаштыру барлык мәсьәләләр буенча хөкүмәт эшчәнлеген җиңеләйтә һәм тизләтә», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Бурятия Республикасы делегациясен шулай ук Татарстанның АСИҮТ һәм МИЗ өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәсе кызыксындырды, ул Татарстан махсус икътисадый зоналары белгечләре белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

«Без Татарстан өчен Ерак Көнчыгышта җәлеп итү ноктасы булырга телибез», – дип белдерде Бурятия сәнәгать министры.

Хәзерге вакытта ике республика Хөкүмәте дә Бурятия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында 2021-2022 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлекне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International