Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм «Циско» (Cisco) компаниясе “СМАРТ Сити Казан” өлкәсендәге Меморандумга кул куйдылар

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татарстан Республикасын үсеш корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты.

Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Рөстәм Миңнеханов барында «Циско» компаниясе белән «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ арасында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-планны үстерү өлкәсендә үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды. Документларга имзаларны «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд һәм «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов куйдылар.

«Циско» вәкиле билгеләп үткәнчә, интеллектуаль Мастер-план – яңа шәһәрләрне гадәти шәһәрләрдән аерып тора торган заманча хәл ителешләр ул. Бүген интеллектуаль технологияләр эшчәнлекнең барлык төрләренә дә үтеп керә, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм өлкәләренә дә. Заманча технологияләр шулай ук халыкара инвесторлар өчен проектның җәлеп итүчәнлеген арттыруда төп моментларның берсе. «Циско» компаниясе вәкилләре выразили заинтересованность в реализации «СМАРТ Сити Казан» инвестиция проектын интеллектуаль инфраструктураны үстерү өлешендә гамәлгә ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Циско» компаниясе белән «СМАРТ Сити Казан» һәм «Иннополис» инновацион юлдаш шәһәр кебек проектларның интеллектуаль инфраструктурасын булдыру өлкәсендә актив партнерлыкны дәвам итәргә әзерлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International