Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның TGIC (Tatarstan Gulf Investment Company) компаниясе вәкилләре белән очрашуы Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Яклар TGIC компаниясенең «СМАРТ Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, TGIC компаниясе вәкилләре андый проектларның дөньяда халыкара бизнесны һәм инвестицияләрне җәлеп итү өчен, эшлекле активлыкның яңа төрләрен булдыру өчен перспективалы булуын, шулай ук инде үзен чит илдә уңай яктан күрсәткән, көчле икътисадый һәм эшлекле потенциаллы регион буларак Татарстан өчен проектның кирәкле булуын билгеләп үттеләр. 

Искә төшерик, Tatarstan Gulf Investment Company (TGIC) 2013 елда Фарсы култыгы илләре инициативасы буенча «СМАРТ Сити Казан» проекты белән эш итү өчен махсус оештырылган. TGIC учредительләре - Якын Көнчыгыш илләрендә "акыллы шәһәр" үстерү тәҗрибәләре булган БГӘ, Катар, Бәхрәйн, Согуд Гарәбстаны, Күвәйт, Оман инвестиция компанияләре. Бүген TGIC Якын Көнчыгыш инвестиция компанияләрен  «СМАРТ Сити Казан» партнеры буларак җәлеп итү мәсьәләләрендә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты катнашында TGIC компаниясе белән Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International