Компания уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә теркәлгән патентлар саны буенча Россия лидеры булды.
Роспатент мәгълүматлары буенча, 2020 елда «Татнефть» 281 патент алган, бу безнең компаниягә лидерларның беренче өчлеген («Татнефть» ГАҖ (281), «Росатом» дәүләт корпорациясе (210), «Газпром» ГАҖ (191) җитәкләргә мөмкинлек биргән.
Россиядә уйлап табуга яки файдалы модельгә һәр 126 патент «Татнефть» белгечләренә карый, ә һәр 100 хезмәткәргә 4 кертелгән патент туры килә. Гомумән алганда, компаниянең 2001 патенты бар, аларның 16сы – чит илнекеләр.
2020 елда «Татнефть» төркеме тарафыннан барлыгы 403 саклау документы алынган, шуларның 249 - уйлап табуларга, 56 - файдалы модельләргә патент, 69 - ЭВМ өчен программаларны дәүләт теркәве турында таныклык, 18 - товар билгеләренә таныклык, 11 - сәнәгать үрнәкләренә патент.