Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицияләр буенча халыкара конференциядә катнашты

2013 елның 4 мае, шимбә
Дөньяның иң алдынгы инвестицион үсеш агентлыклары һәм инвестицияләр буенча экспертлар  2-3 майда Истамбулда очраштылар. Очрашуның төп максаты – туры чит ил инвестицияләрне жәлеп итүдә тәҗрибә белән уртаклашу.  “Европада һәм Урта Азиядә туры чит ил инвестицияләргә хезмәттәшлек күрсәтү” конференциясе Бөтендөнья банкының инвестицион климат департаменты һәм Инвестицион үсеш агентлыклары Халыкара ассоцияциясенең (WAIPA)  вице-президенты - Төркиянең инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы тарафыннан оештырылды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Россиядә инвестицияцияләр җәлеп итү буенча лидер булып тора һәм Инвестицион үсеш агентлыклары Халыкара ассоцияциясенең (WAIPA) Көнчыгыш Европа буенча директоры статусына ия. Агентлык конференциядә актив катнашты һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Халыкара конференциянең кураторы - Бөтендөнья банкының инвестицияләр өлкәсендәге эксперты – Роберт Уайт. Моннан тыш, конференциядә WAIPA президнты һәм «Invest Hong Kong» компанияе директоры Саймон Галлин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International